+7 °С
Ясна
События и факты
6 Декабрь 2021, 12:00

Туймазы 7нче мәктәбе юбилеен – 55 яшен билгели

7нче урта мәктәп 1966 елда ачыла. Директоры итеп Әнисә Латыйпова тәгаенләнә.

— Ничек кенә тырышсак та, төзелешне 1 сентябрьгә төгәлли алмадык. Шуңа күрә уку елын 8нче мәктәптә һәм 1нче интернатта башладык. Балалар өченче сменада укыды, 20 ноябрьдә генә үзебезнең 7нче мәктәпкә күчендек. Тик бераз утсыз укырга туры килде. Педсовет утырышы, ата-аналар җыелышы шәм яктысында үтте.
Мәктәпне төрле елларда Мидхәт Сәгиев, Георгий Фирсов, Мосалия Гыйрфанова, Фәргать Асәдуллин, Фидус Хәйруллин җитәкли. Һәм менә 14 ел инде мәктәп директоры вазифасында – Андрей Михеев.
Бүген мәктәптә кимендә 1,5 мең бала укый, 104 хезмәткәр эшли. 7нче мәктәп берничә ел рәттән БДИ, олимпиада хәрәкәте һәм фән-тикшеренү эшчәнлеге йомгаклары буенча беренче урында. Укучыларның иҗади куәтен үстерү өчен «Арт-терапия» кабинеты оештырылган. Мәктәптә ирекле ярдәмчеләрнең «Импульс» отряды чәмле эшли. Агымдагы уку елында 20 укучы муниципалитет-район хакимияте башлыгы стипендиаты булган.
Педагоглар да укучыларыннан калышмый. Турыдан-туры һәм читтән торып катнашкан берничә бәйге йомгаклары буенча укытучылар 189 тапкыр беренче өчлеккә эләккән.
Былтыр башлангыч сыйныфлар укытучысы Марина Гыймаева “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципалитет өлешендә җиңгән, республиканың алдынгы укытучылары унлыгына кергән.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас