+13 °С
Ясно
События и факты
30 Ноября 2021, 05:47

Туймазылы Оксана Шапко берничә ел инде пыялага бизәк төшерү белән мавыга

Оксана Шапко – өч бала әнисе, кимендә 20 ел пенсия фондында эшләгән. Өченчегә декретка киткәч, эш турында онытырга туры килгән – төпчек улының сәламәтлеге җитди мәшәкать тудырган.

Хәзер барысы да үткәндә калган, әмма бала тәрбияләү һәм йорт мәшәкатьләре аның өчен беренче урында. Гаилә советында карар иткәннәр – Оксана Николаевна хуҗабикә булачак. Бу вазифада да ханым тормышын кызыклы итә алган.

Шапколар гаиләсе йортының капкасын ачып кергәч, чып-чын оҗмах бакчасына эләгәсең. Җәй көне биредә альп таучык-лары шау чәчкәдә утыра, шарлавык тамчыларында кояш нурлары уйный, ят үсемлекләр үсә. Әле бакча кышкы йокыга талган. Кетәклектә сирәк очраучы токымлы тавыклар кыткылдый, кунакларны өч мәче каршы ала. Шундук стенадагы картиналар күзгә ташлана – хуҗабикәнең үзе кебек шаян һәм чагу алар. Текәлебрәк карамасаң, аларның... пыялада сурәтләнүен аңламыйсың да.

— Мин һәрвакыт сурәт төшерергә өйрәнергә хыялландым, – ди ул. – 2015 елда интернетта пыялага бизәк ясау буенча осталык дәресенә юлыктым. Ошады бу миңа, әлеге техникада башкарылган эшләр шактый үзенчәлекле. Эшләп карадым һәм туктый алмадым.

Оксана Николаевна мондый картиналарны сурәтләргә үзлегеннән өйрәнә, мәгълүматны интернет киңлекләреннән ала. Йортның бер бүлмәсендә остаханә җиһазлаганнар. Арзанлы чималлар, буяулар белән эшли башлаган, әмма эшләрнең гүзәллеге һәм озын гомерлелеге турыдан-туры буяуның сыйфатына бәйле булуын аңлаган. Аның сүзләренә караганда, бу эш игътибар һәм түземлелек таләп итә: контур-сызыклар нәзек һәм төгәл булырга тиеш. Төс сайлау – аерым тема. Шапко фикеренчә, картиналарның кысасы үзенчәлекле булырга тиеш. Күптән түгел ул күрше шәһәрдә агач эше остасы тапкан, хәзер кысаларны аңардан ала.

Оста ханым белемен гамәлдә дә куллана: кухня гарнитуры пыяласын, интерьер тәлинкәләрен, шәһәр кафесында бер почмакны геометрия сыннары белән бизәгән, хәтта берничә икона да ясап куйган. 2018 елда Октябрьский музее хезмәткәрләре, аның эшләрен күреп, Оксана Николаевнага күргәзмә оештырырга тәкъдим иткән. Бик уңышлы килеп чыккан ул. Аннары Туймазы һәм Бәләбәй музейларына да күчкән күргәзмә. Аңа башка осталар да кушылган. Оксана Николаевнаның картиналарыннан бәхет һәм яхшы кәеф бөркелә. Алар өйдә озак тоткарланмый. Кайсыларын ул дуслары һәм танышларына бүләк итә, икенчеләрен иҗатның бу төренә мөкиббәннәр сатып ала.

— Ирешелгәндә туктарга җыенмыйм, – ди ул. – Бу техникада өйрәнелмәгән әйбер күп әле. Димәк, эшләргә дә әле, эшләргә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас