+14 °С
Облачно
События и факты
26 Ноября 2021, 09:57

“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” заводына берәү

Гидропресс операторы Рөстәм Хәбибуллин кебекләр турында гаилә династиясен дәвам итүче диләр. Кайчандыр “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятендә аның әтисе – Айрат Мәсгуть улы озак еллар эшләгән, абыйсы белән апасы да шунда хезмәт сала.

Рөстәм Айрат улы заводта 1997 елдан бирле эшли. Бирегә әтисе киңәшен тотып килгән. Башта тимерчелектә эшләгән. 2007 елда предприятиедә төпләр җитештерү өчен заманча Boldrini гидравлика прессы барлыкка килгән.
— Баш инженерның яңа җиһазда эшләп карарга теләмисеңме дигәне хәтердә. Ризалашсаң, Италиягә укырга җибәрәбез, диде. Мондый тәкъдимнән кем баш тартсын инде? (көлә).
Химмашлылар өчен бу станокның әһәмияте бәяләп бетергесез. Элек алар өчен төпләрне икенче урында ясатканнар, бу заказны үтәү вакытын озайткан: металлны башкаручыга илтергә, озак кына көткәннән соң заводка алып кайтырга кирәк булган. Гидропресс пәйда булгач, заводның корпус белән бергә төпләр җитештерү мөмкинлеге дә барлыкка килгән. Бу ярымфабрикатларны миллиметргача төгәллек белән җитештерергә ярдәм итә.
— Безнең эшнең катлаулылыгы төпләрнең бер-берсенә охшаш булмавында, – дип дәвам итә Хәбибуллин. – Өстәвенә, һәркайсын җитештергәндә икенче металл кулланыла, арытабан эшкәртү барышында аның үзен ничек тотачагын чамаларга кирәк.
Заманында Рөстәм Айрат улы “Машина эшләү технологиясе” белгечлеге буенча индустрия техникумында укыган. Шуңа күрә кызыксынам:
— Нишләп махсус урта белемегез булган килеш, берәр бүлектә эшләмәдегез?
– Миңа цехта эшләү ошый. Кәгазьгә күмелеп утыруга караганда, үз кулларым белән нәрсәдер ясау кызыграк. Хәер, монда да кәгазь эше җитә: теге яки бу операцияне башкару буенча бер кочак паспорт-техника документы, сызымнар өйрәнергә кирәк. Әмма, әйтергә кирәк, эшли башлаган вакытта техникумда алган белемнәрем ярдәм итте. Хәзер инде 25 еллык тәҗрибә тәэсир итә.
— Армиягә кадәр пыяла заводында эшләгәнсез дип беләм. Хезмәттән кайткач, кире шунда җыенгансыз, тик әтиегез бирегә чакырган. Үкенмәдегезме?
— Юк, үкенмәдем, югыйсә анда хезмәт хакы зуррак иде. Әмма пыяла заводы бөтенләй ябылды. Димәк, мин дөрес карар кабул иткәнмен. Биредә исә эшләве кызык: катлаулы мәсьәләләр өстендә баш ватарга яратам. Мәсәлән, бүген диаметры 5000 миллиметрлы һәм калынлыгы 30 миллиметрлы төп җитештерү таләп ителә – теория күзлегеннән бу станокта моны эшләп булмый. Әмма без эшлибез. Барысы да шома гына барса – кызык түгел.
Хәбибуллинны эше белән генә танылган дип булмый. Тармактагы бер генә спартакиада да аңардан башка үтми. Волейбол, чаңгы, аркан тартышу – ул булган җирдә завод командасы һәрвакыт бүләкле урыннар яулый. Әмма спорт аның өчен – асылда ял ул. Буш вакытында өй салырга, каралты-кура төзергә өлгергән, чүкелгән эшләнмәләр ясый, улы өчен йорт сала.
— Пенсиягә чыккач ял итәрмен әле, – дип елмая Рөстәм Айрат улы. – Әлегә көчем барда, эшләргә кирәк.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас