+25 °С
Ясно
События и факты
26 Ноября 2021, 06:24

Туймазыда итек сипләү остасы Омурзаковны эшеннән таныйлар

Бүген - 26 ноябрьдә аяк киеме дизайны, аны җитештерү һәм ремонтлау белән шөгыльләнүче осталар һәм кәсепчеләр һөнәр бәйрәмен билгели. Безнең районда бу бурычны дистәдән артык шәхси эшкуар башкара. Шуларның берсе – Замир Омурзаков.

Чын остага әверелү өчен Омурзаковка 19 ел таләп ителгән.

— Аяк киеме сипләү остасы булуым да очраклы гына, – ди ул. – Мәктәптән соң сваркачыга укыдым, әмма 2003 елда Урта Азиядән Туймазыга күчкәч, һөнәрем буенча эш тапмадым. Игълан буенча аяк киеме сипләү остаханәсенә килдем (анда өйрәнчекләр җыялар иде) һәм шунда калдым.

Беренче заказымны әле дә хәтерлим: миңа пима төпләргә кушылды. 3 сәгать булыштым, белгечләр исә аны ярты сәгатьтә төпләп бирә. Аннары хатын-кызлар итеге үкчәсенә тимер кактым – аларны җиде тапкыр алыштырырга мәҗбүр иттеләр хәтта.

Итекченең эше иҗади, һәрвакыт ниндидер яңалык туып тора. Бервакыт остаханәгә олы яшьтәге абзый килде һәм күрәсен күргән, шактый иләнгән чүәкләрен ремонтлап бирүне үтенде. Ул бу ботинканың үзенә бик уңайлы булуын аңлатты – кырмый, кысмый, йомшак, шуңа күрә дә аерыласы килми икән. Ботинкасын ремонтлату кесәсенә сукса да, яңаны алуга караганда, арзангарак чыкты. Клиент бик канәгать иде – ботинкасы күрәләтә “яшәрде”, ул аны тагын берничә ел киячәк әле.

2009 елда кулдашым пәйда булды – хатыным Марина. Моңа кадәр ул шәһәрдәге бер предприятиедә пешекче булып эшләде, әмма һөнәрен алыштырырга карар итте. Тик кулай эш килеп чыкмагач, остаханәгә килде.

— Кыш иде, остаханәдә замок-каптыргычлары ватык бер өем итек ята, – дип искә ала Марина Алишеровна. – Мин каптыргычларны сүтә башладым, өйдәге кием-салымныкын шулай эшләгән бар иде. Әмма аяк киеме белән эшләү катлаулырак. Гаять үткен пычак белән эшләргә туры килә. Бер ялгыш хәрәкәт һәм итекне ыргытасы гына кала. Тегү машинасы биредә үзгә. Җөйләр тигез булмагач, сүтеп ташлап, кабат машина артына утыра идем. Иремнең шелтә-кисәтүләренә үпкәләдем. Ызгышып киткән чаклар да булгалады. Аның каравы, хәзер аяк киеме, бишмәт, рюкзак каптыргычлары тегү – минем бурыч.

Тәҗрибә туплагач, ике ел элек, күптәнге хыялны чынга ашырдык – үзаллы эшли башладык. Җиһаз, чимал сатып алдык, бина арендаладык. Көн саен осталыгыбызны расларга туры килде. Заказны тизрәк үтәргә тырышып, төнгә кадәр тоткарлана идек.

Безнең эштә өеп акча эшләп булмый, әлбәттә: бер пар аяк киеме белән берничә сәгать утырырга туры килә, хакы исә өч тиен генә. Әмма бу тотрык-лы керем, гаиләне асрарга җитә.

Шәһәрдә без иң яшь итекчеләр. Һөнәргә ихтыяҗ бар, әмма, кызганычка, яшьләр бик атлыгып тормый. Аннары бу һөнәргә өйрәтүче һөнәр училищелары да илдә бик аз. Кызганыч, чөнки кешеләр ике аягында йөреп торганда, итекчегә һәрчак эш табылачак.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас