+19 °С
Облачно
События и факты
23 Ноября 2021, 11:39

Туймазы юридик колледжында һөнәр сынаулары узды

Русиядә “Киләчәккә билет” проекты өченче ел тормышка ашырыла. Аның максаты – мәктәп укучыларында киләчәк һөнәрен аңлы рәвештә сайлау күнекмәләре тәрбияләү. Шушы көннәрдә Башкортстанда узган һөнәр сынаулары әлеге бурычны күздә тотты. Аларның төп өлеше Уфада ВДНХ мәйданчыгында оештырылды. Әмма безнең юридик колледж да алты белгечлек буенча дәрес үткәрү мөмкинлегенә ия булды.

— Егет һәм кызларның мәктәпне тәмамлар вакыты җиткәч, һәр ата-ана алдында мөһим бурыч калка: аңа һөнәр сайларга булышу, беренче чиратта исә – аның тормышта нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен аңлау. Бу сынаулар – яшь кешегә кайсы һөнәрнең якын булуын күзаллау мөмкинлеге ул, – ди чараны оештыручыларның берсе Ольга Сафонова. – Ниндидер һөнәр турында китаптан яки интернеттан укып белү – бер эш, кайсы һөнәрнең күңелеңә хуш килүен аңлау – башка. Бармак эзләрен алу, фоторобот ясау, компьютер каһарманы иҗат итү, кулай кушымта уйлап табарга тырышу – юридик колледжда Туймазыдагы дүрт мәктәпнең 56 укучысы алган мәгълүматның бер өлеше генә бу. Биредә алар кулай кушымта әзерләүче, графика дизайнеры, фронтенд-әзерләүче, полиция хезмәткәре, 3D модельләр белгече ише һөнәрләр белән танышты. Моннан тыш, үсмерләр мәгариф һәм фән өлкәсендә проект менеджерын үзендә сынады: бу юнәлеш аерым һөнәр булмаса да, әлеге күнекмәләр теләсә кайсы идарәчегә кирәк.

— Мин юрист булырга карар иттем. Бүгенге чара әлеге карарымны ныгытты, – ди 6нчы мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Эльвира Липатова.

— Һөнәр сынау чарасына җитди караулары сөендерде, – ди “Мәгариф өлкәсендә проектлар менеджеры” юнәлеше остазы Эмиль Ряпусов. Эмиль – юридик колледжны тәмамлаган, хәзер югары юридик уку йортында белем ала, махсус урта уку йортында студентлар советы һәм ирек-ле ярдәмчеләр эшчәнлеген күздә тота. Һөнәр сынавында катнашырга егеткә төрле юнәлештәге берничә грантлы проект авторы һәм тиңдәш автор булуы мөмкинлек биргән. Мәсәлән, ул шәһәрдә яшь ханымга түләүсез юридик ярдәм хезмәте оештырган, проект төзеп, грант отарга ярдәм иткән. Бу аңа зур булмаган кәсебен башлап җибәрү мөмкинлеге биргән. Эмильнең сүзләренә караганда, грантка дәгъва иткән беренче проектын ул юк җирдән язган, бихисап күп нечкәлекләрне исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә грант оталмаган. Шуңа күрә дә Эмиль һөнәр сынавы оештыру эшенә чәмле кушылган – кызлар һәм егетләр аның хаталарын кабатламасын өчен.

— Аларны аеруча грант проектлары әзерләү һәм рәсмиләштерүгә бәйле мәгълүмат кызыксындырды. Үз ниятләрен тормышка ашыру теләге барлыкка килде. Озакка сузмыйча, кабат очрашырга сүз куештык һәм мин аларга үз проектларын әзерләргә ярдәм итәчәкмен, – дип аңлатты яшь остаз.

Әйтергә кирәк, колледж – республикада проектлар менеджменты буенча һөнәр сынавы үткәрү ышанып тапшырылган бердәнбер уку йорты. Моның сере гади – соңгы берничә елда районыбызның яшьләр оешмалары байтак дәүләт грантлары отты. сәләтле яшьләрне ничек хупламыйсың инде.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас