+13 °С
Облачно
События и факты
23 Ноября 2021, 09:19

Туймазы районы Татар-Олкан мәктәбе укучылары тәҗрибәләр үткәрә һәм электрон микроскоптан белән эшли

“Үсеш ноктасы” үзәге мәктәптә “Мәгариф” гомумдәүләт проекты ярдәмендә барлыкка килгән. Ул авыл балаларына заманча технологияләр белән танышу һәм үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карау мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, микробиолог һөнәрендә – теләсә кайсы тере организмның вак кына кисәкләрен электрон микроскоп ярдәмендә күрергә мөмкин, аларның зурайтылган сурәте компьютер яисә ноутбук экранына чыгарыла.

— “Үсеш ноктасы” – мәктәп тормышының үзәге. Биредә һәрвакыт ыгы-зыгы, балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кызык. Без балалар белән бергә өйрәнәбез, безнең өчен дә яңалык бу, – ди Татар-Олкан мәктәбе директоры Мөсәвир Сөнәгатуллин.
Фәнни-табигый һәм технология юнәлешле мәгариф үзәге мәктәптә яңа уку елы башында барлыкка килгән. Яңа, заманча күптармаклы җиһазлар, санлы фән лабораторияләре, робототехника, механика һәм мехатроника буенча мәгариф тупланмалары ярдәмендә балалар тәҗрибәләр үткәрә, укытучылар сөйләгән күренешләр, матдәләр үзлекләре асылына тиз төшенә, тикшеренү эшчәнлеге алып бара.
Агымдагы уку елыннан “Үсеш ноктасы” ярдәме белән мәктәптә “Мавыктыргыч химия” түгәрәге ачылган, анда урта һәм өлкән сыйныф укучылары вакытын кызыклы һәм файдалы үткәрә. Мәсәлән, биредә алар углекислота газын ничек танырга, камырда сода ни өчен кирәк ише сорауларга җавап таба, педагог белән бергә газлы суда кислота эзли, юшкыннан арынырга өйрәнә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас