+22 °С
Облачно
События и факты
23 Ноября 2021, 09:36

Туймазы районы Иске Туймазы авылында үзенчәлекле проект оештырганнар

Иске Туймазы клубы хезмәткәрләре күңел ачу һәм ял өлкәсендә авыл халкын кызыклы яңалыклар белән даими гаҗәпләндереп тора. Агымдагы ел башында алар искетуймазылылар хозурына “Тарих – шәхесләр һәм язмышлар” дип аталган чираттагы проектын тәкъдим иткән. Аның асылы – күренекле авылдашлары турында кыска метражлы фильм төшерү. Бу авыл советы башлыгы Радис Вәлиәхмәтов тәкъдиме. Аның фикеренчә, Иске Туймазы – тормыш юлы өлкәннәрдә кызыксыну уяту өстенә яшьләр өчен лаек үрнәк булган байтак күренекле кешеләрнең ватаны. Димәк, видеосюжетлар авыл тарихының бер өлешенә әверелеп, искетуймазылыларның төрле буынын берләштерә ала.

— Башлык фикере авыл халкы күңеленә хуш килде, – ди клубта мәдәни чаралар оештыручы Елена Мөхәмәтҗанова. – Аны ничек дөрес итеп оештыру турында уйладык. Үрнәк сыйфатында Борис Корчевниковның “Кеше язмышлары” телетапшыруында тукталдык. Хезмәттәшләрем белән клубта фильм төшерү өчен бүлмә җиһазладык: журнал өстәле, кәнәфи, чәчәкләр куйдык. Штативка урнаштырылган смартфон камерасына төшерергә карар иттек.
Мөхәмәтҗанова сүзләренә караганда, бер тапшыру төшерү өчен бер айлап вакыт кирәк. Һәр чыгарылыш билгеле бер вакыйгага багышланган. Елена башта бу кешенең биографиясен җентекләп өйрәнә, архив һәм китапханәләрдә өстәмә мәгълүмат эзли, аксакаллар белән әңгәмәләшә. Аннары чакырылучылар өчен көтелмәгән, кайчак катлаулы сораулар әзерли. Шулай бер-бер артлы мәдәният, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, фән эшлеклеләре, укытучылар турында дистәләгән сюжет барлыкка килгән.
— Үзләре күптән оныткан хәл-вакыйгалар турында сөйләгәч, кунаклар миңа гаҗәпләнеп карый, – ди ул. – Кайчак чакырылучыларга көтелмәгән бүләк әзерлибез. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Галимов белән тапшыруга үзенә әйтми генә 25 ел күрешмәгән сыйныфташларын чакырдык. Хис-тойгыларның иге-чиге булмады.
Иске Туймазыда кимендә 40 ел эшләгән математика укытучысы Любовь Давыдова үзенең остазы һәм мәктәп директоры Хаҗип Хәкимов турында бәян итте. Ул авыл советының шахмат командасы әгъзасы булуын, аннары мәктәптә шахмат түгәрәге оештыруын сөйләде. Авылдагы сайлау участогында озак еллар бергә эшләгән кешеләрне искә алды.
Фермерлар Әбәдия Ислам кызы белән Денис Габделәхәт улы Латыйповлар теплицачылар династиясе тормышына кагылышлы кызыклы дәлилләр белән уртаклашты, Иске Туймазыда шушы тармак үсеше турында бәян итте.
Элекке клуб мөдире Ислам Шакиров байтак еллар элек клубның җимерелеп төшкән түбәсен ремонтлау турында сөйләде. Әйткәндәй, аның тырышлыгы белән искетуймазылылар ул чакта әле бик билгеле булмаган Фән Вәлиәхмәтов иҗаты белән танышкан.
Һәр тапшыру үзенчә кызыклы. Телетапшыру каһарманнары бәян иткән бу вакыйгалар тамашачыларны үткәнгә алып кайта.
Эшкәртеп, монтажлаганнан соң (аларны Елена эш барышында үзләштергән) видеоинтервью клубның “ВКонтакте” һәм Ютубтагы сәхифәләрендә урнаштырыла. Димәк, тапшыруларны теләгән һәркем карый ала. Төшерелгән сюжетлар авыл мәктәбе укучыларын кызыксындырган. Балалар аларны дәрестән тыш чараларда теләп карый һәм авыл тарихын шул рәвешле өйрәнү кызыклырак дип исәпли.
Клуб хезмәткәрләре ирешелгәндә туктап калырга уйламый – БР Башлыгы грантына гариза тапшырмакчы.
— Проект кызыклы, жюри аны лаек бәһалар дип ышанабыз, – ди алар. – Откан акчага исә камера, штатив, телевизор сатып алып, үзебезнең баннерны эшләячәкбез. Һәм тапшыруларны остарак төшерә башлаячакбыз.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас