+20 °С
Облачно
События и факты
22 Ноября 2021, 05:02

Туймазыда психология-логопедия үзәге ачылган

Ангелина Валерьевна – чын күңелдән балаларның теле ачылуын, матур һәм дөрес сөйләшүен теләгән чәмле кеше. Әмма кайвакыт баланың сөйләмендәге тайпылышлардан консультация һәм берничә дәрес ярдәмендә генә арыну мөмкин түгел. Кызганычка, андый балалар саны көннән-көн арта. Бер еллап элек логопед шәһәрдә балаларга квалификацияле ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк үзәк ачу турында уйлана башлый. Ангелина Валерьевна клиника психологы да булу сәбәпле, психология-логопедия үзәге ачу фикере туа аңарда. Билгеле булуынча, сөйләмдәге кимчелек-тайпылышлар еш кына рухи кыенлыклар тудыра, аларны бергә хәл итү – иң нәтиҗәле адым.

— Буш вакытым, тәҗрибәм, белемем һәм балаларга ярдәм итү теләгем булса да, үз эшемне башлап җибәрү өчен акча юк иде, – дип сөйли логопед. – Шул чагында ярдәм сорап, район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә булдым. Мине “Эшкуарлар сәгате”нә чакырдылар, шунда үзәк оештыру теләгемне уртак-лаштым. Мине хупладылар һәм җәмәгать контрактыннан файдаланырга тәкъдим иттеләр. Нәтиҗәдә миңа эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә 250 мең сум бүлделәр.

Кәсеп-планына ярашлы рәвештә, акчаның бер өлеше аренда өчен түләүгә, калганы тиешле җиһаз һәм мебель сатып алуга тәгаенләнгән. Логопед электрон барабаннар һәм кечкенә синтезатор – бу баланың телен ачтыру һәм оялчан балаларның кыюлыгын арттыру өчен кирәк, ком терапиясе өстәлләре – тиктормаслар өчен, массаж өчен кушетка, оргтехника һәм башка бихисап күп кулланма-әсбаплар сатып алган.

Озакламый Ангелина Валерьевна арендалаган бинада урын җитми башлаган. Балалар өчен башка белгечләр җәлеп итү теләге дә уянган – массажчы, фитнес һәм дәвалау-физкультура тренеры. Бу балаларга тоташ терапия бирү өчен кирәк. Шулай итеп, бер айлап элек “Игелекле сүз” үзәге барлыкка килгән.

— Җәмәгать контракты буенча финанс ярдәме миңа хыялымны чынга ашырырга ярдәм итте, – ди Ангелина Валерьевна. – Миңа ышандылар, бу көч бирде, үз эшемне башларга этәрде. Күптән түгел Башкортстан хатын-кызлары берлегенә кердем, халыкара хатын-кыз-эшкуар бәйгесендә “Сәламәт милләт” бүлеге номинанты булдым. Хәзер үз алдыма яңа максат куям – мондый үзәкләрне республиканың башка шәһәр һәм авылларында ачарга телим.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас