

Кәлшәле авылы география күзлегеннән аның халкы өчен уңайсыз урында урнашкан: Туймазыдан – 50, Бәләбәйдән 25 километр ераклыкта ул. Димәк, шәһәргә барып эшләп булмый, бөтенләй күченеп китсәң генә инде. Авылда исә эш юк. Шул сәбәпле Хәйретдинов ике меңенче еллар башында фермерлык юлына басарга карар итә. Колхозның ярымҗимерек ат абзары урнашкан зур булмаган җирне арендага ала, аны тергезә, һәм тиздән анда савым сыерларының беренче төркеме – 15 баш мал "төпләнә". Мал азыгы әзерләү өчен фермерга 60 гектар чамасы пай җире бүләләр, ул үзе гамәлдән чыгарылган ЮМЗ-6 тракторы табып ремонтлый.
Тора-бара сыер малы саны арта. Аеруча фермер гаилә сөт фермалары оештыру программасы кысаларында дәүләт ярдәме алганнан соң. Чәчү мәйданнары 476 гектарга кадәр арттырыла. Моннан тыш, ул техника паркын тулыландыра башлый, бүген предприятиедә чәчү, мал азыгы әзерләүдән башлап, урып-җыю өчен тәгаенләнгән авыл хуҗалыгы машиналарының бар төре дә бар. Ашлык склады тергезелгән, янә берәү төзелгән. Әмма моңа фермер җиде кат тире чыгу бәрабәренә ирешкән: соңгы елларда гына җирне ул арендага артык бюрократиясез алып, озайлы кредит рәсмиләштереп була. Ул вакытта бу эшләр байтак нерв күзәнәген һәм сәламәтлекне бетерә. Тик хәзер икенче мәсьәлә туган – кадрлар җитми. Төпкелдә яхшы савучылар һәм механизаторлар юк дәрәҗәсендә. Былтыр ноябрьдә көтмәгәндә бәла килгән: чак төзеп кергән өйләре утырып янган. Иртә таңнан ут капкан йорт күз ачып йомганчы көлгә әверелгән. Ир белән хатын бер кат күлмәктән йөгереп чыгарга һәм иренең инвалид кәнәфиендә утырган апаен чыгарырга өлгергән. Ул әти-әнисе үлгәннән соң алар карамагында яши.
— Янгыннан соң авылдашларыбызның ярдәмчеллеген аеруча нык тойдык, – ди бертавыштан Хәйретдиновлар. – Икенче көнне иртән үк якташлар һәм туганнар нәрсә генә алып килмәде безгә. Азык-төлек, мебель, кием, акча. Каршы гына торган буш өйнең хуҗасы безне кертергә ризалашты. Бер ел шунда яшибез инде, үзебезгә йорт төзибез. Бу ярдәм безгә арытаба яшәргә көч бирде.
Соңгы елларда гаилә кәсебенә үсеп җиткән уллары да кушылган. Ун ел элек уртанчы уллары Илдар ташландык колхоз умарталыгын тергезергә уйлаган. Һәм эш хутка киткән. Әйткәндәй, ул кайчандыр гаилә башлыгы туган Яшелкүл авылы җирләрендә урнашкан. Алтмышынчы елларда авыл өметсез дип юкка чыгарылган. Хәйретдинов бу хакта күңелсезләнеп искә ала, әмма улының ата-баба туфрагында эшләвенә сөенеп бетәлми. Берничә ел элек умарта һәм фермер хуҗалыгын берләштергәннәр. Хәзер бу “Ай-Иль” җәмгыяте.
Өлкән уллары Айдар авыл хуҗалыгы техникасын төзек тота, чәчү һәм урак вакытында үзе дә авыл хуҗалыгы машиналарына утыра. Ул Туймазыда сменалап эшли, ялларын әтисе хуҗалыгында үткәрә.
— Без “Ералаш” тапшыруындагы малай кебек, бер-бер хәл булса ул әбисен чакыра, без исә техника ватылса телефоннан: “Айд-аа-ар!” – дип кычкырабыз, – дип көлә Рим Фәрваз улы. – Дөресен әйткәндә, балалар һәм хатыным Рәйлә ярдәменнән тыш үзем генә әллә ни майтара алмас идем.