+13 °С
Ясно
События и факты
18 Ноября 2021, 04:53

Убырлы карчык өчен үзенчәлекле дизайнлы йортлар

Туймазы районы Райман авылында яшәүче Рәнис Гарәфетдинов – ландшафт дизайны белгече түгел. Әмма байтак туймазылы һәм күрше районнарда яшәүчеләрнең йорт яны биләмәләрен бизәгән декоратив тегермәннәр, кое, бәләкәй коймалар һәм хәтта Убырлы карчык йортлары нәкъ аның кулы белән ясалган. Агачтан гүзәллек тудыру – Рәнис Хәйретдин улының яраткан шөгыле.

Барысы да биш ел элек район Сабан туенда башлана. Гарәфетдиновның игътибарын декоратив тегермән җәлеп итә. Шул көннән башлап оста тынычлыгын җуя – аның да шундыйны ук эшләп карыйсы килә. Сызымын ясый, кирәкле чималлар таба һәм эшкә керешә.

Кем әйтмешли, күз курка, кул эшли – ул корылманы җыя, бераздан нәрсәнедер үзгәртә, яңа өлешләр өсти. Ике атнадан тегермән әзер була. Бик уңышлы килеп чыга ул. Рәнис Хәйретдин улы участогын бу эшләнмә белән бизәргә уйлый, әмма тиздән аны танышының туган көненә бүләк итә. Агач остасының даны бөтен районга тарала. Тегермән сатып алган кеше мотлак кое артыннан да килә, ди оста.

Бервакыт балалар бакчасы өчен Убырлы карчык өе ясап бирүен үтенәләр. Шуннан бирле әкият каһарманының йорты агымга куела – һәр йорт үзенчәлекле, бер төрлесен табалмыйсың.

Рәнис Хәйретдин улы зур столяр цехы төзергә хыяллана. Остазлык белән дә шөгыльләнә алыр иде: балаларын бу һөнәргә өйрәтүен үтенеп, байтак ата-ана мөрәҗәгать итә аңа. Үз балалары булдыклы аның. Өлкәне Руслан белгечлеге буенча фельдшер, техниканы яхшы белә, теләсә нинди машинаны сүтеп кора, шул исәптән чит ил машиналарын. Кечесе Рөстәм, әтисе кебек, агачка мөкиббән. Нефть колледжындагы дәресләрдән кайткан егетне циркуль белән пычкы көтә. Әйткәндәй, останың хатыны Инга Валерьяновна да ире кебек бар эшкә дә маһир. Авыл мәктәбе пешекчесе хуш исле борщ һәм коймаклар әзерләп кенә калмый, менә дигән итеп түбә дә ябып куя. Мәсәлән, ире авырып киткәч, кече улы белән мунча түбәсен япкан.

— Агач эшенә мәхәббәт яугир-бабамнан килә, – дип сөйли Гарәфетдинов. – Ул яудан аяксыз кайтты һәм агач тәрәзәләр ясап акча эшләде.

Кысаларын да үзе ясый, пыяласын да кисә, үзе куя иде. Гаҗәеп тәрәзә капкачлары, ашханә өстәлләре, комодлар иҗат итте. Малай чагымда ук бабамның, ашарга да онытып, балта эше белән мавыгуын күзәттем. Бабамнан күреп, гомеремдә беренче эшләнмәмне – агач автомат ясадым.

Гаилә коргач, бабамнан күчкән бу осталыкны искә төшердем. Улым туды, аның өчен бишек ясадым, үскәч, чана ясап бирдем. Бабам кебек, сырлап бизәкләр салдым.

Оста бер яшьлек оныгы өчен әкият шәһәрчеге төзергә хыяллана. Киләсе җәйгә ул бу хыялын мотлак тормышка ашырачак, һәм сабый аның тырышлыгына лаек бәя бирәчәк.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас