+13 °С
Болотло
События и факты
17 Ноябрь 2021, 09:28

Туймазыда Яңа ел чыршысы паркта булачак

Ике ел рәттән үзәк мәйданны бизәгән яңа ел шәһәрчекләре республикада алдынгы дип танылды. Аны карарга күрше шәһәр һәм районнардан да киләләр иде.

Быел үзәк мәйдан үзгәртеп корылу сәбәпле, әкият шәһәрчеге үзәк паркка күчерелә. Анда төзелеш-монтажлау эшләренә керешкәннәр инде. Төп чыршыны элек кыш шугалак ясау өчен кулланылган асфальтланган мәйданчык уртасына куячаклар. Янында бәйрәмнең төп символлары – Кыш бабай белән Карсылу, әкият каһарманнары, боз сыннары урын алачак.

Күпләр яратып өлгергән, Башкортстанның атказанган артисты Дияна Ишниязова музыка клибын төшергән йолдызлы күк тә булачак. Тротуарлар буеннан-буена хәзер терәүләр урнаштырыла, аларга меңләгән лампочкадан торган гирляндалар беркетеләчәк.

Паркта шугалак та булачак. Аны чыршы янында катырачаклар. Парк җитәкчеләре кышка җентекләп әзерләнә: гамәлдә булган 100 пар тимераяк ремонтланган, шулкадәр ук яңасын сатып алырга җыеналар.

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас