+16 °С
Дождь
События и факты
17 Ноября 2021, 11:53

Мәктәп укучылары сурәт бәйгесендә катнаша ала

Әгәр сез алты яшьтән өлкән, сурәт ясарга һәм хыялыгызны эшкә җигәргә яратасыз икән, бу яңалык сезнең өчен. Русия почтасы, Җиңү музее һәм Оксана Фёдорованың хәйрия фонды “Җиңү чыршысы” дигән сурәт бәйгесе игълан итә.

Бәйгегә җибәреләчәк барлык эшләр дә җиңүле 1945 елны каршы алуга әзерлекне чагылдырырга тиеш: ул вакытта чыршыны ничек бизәгәннәр, уенчыкларны нәрсәдән ясаганнар, Яңа елга нәрсә бүләк иткәннәр һ.б. Әгәр сурәт анык вакыйгаларга нигезләнсә, моны хикәя итеп язып, эшегезгә беркетергә була.
Теләсә нинди техника белән башкарылган эшләрне 28 ноябрьгә кадәр Җиңү музее сәхифәсендә урнаштырырга кирәк. Рәссамнарның тырышлыгы биш яшь төркемендә бәяләнәчәк, һәркайсында өч җиңүче билгеләнәчәк. Моннан тыш, берничә кеше “Тамашачы сөюе бүләге”нә лаек булачак. Бу бүлектә 1-7 декабрьдә узачак онлайн-тавыш бирүдә иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче дип танылачак.
Иң яхшы эшләрнең авторлары 10 декабрьдә билгеле булачак. Аларның сурәтләре Яңа елга чикләнгән күләмдә чыгарылачак котлаунамәләрдә урын алачак.
Серафимовка 3нче мәктәбенең өченче сыйныф укучысы Никита Бичуринның үз сурәте белән бизәлгән почта открыткасы бар инде. Быел яз бу малай бөтенрусия “Җиңү открыткасы” бәйгесендә җиңгән, аны шулай ук Русия почтасы үткәргән.
Анда катнашырга Никитаның сыйныф җитәкчесе Рәзифә Юлдашева тәкъдим иткән. Никита бик теләп риза булган. Ул хәрби тематика белән мавыга, өстәвенә, әти-әнисе белән Бөек Ватан сугышы турында бик күп фильмнар караган. Үзенең композициясендә ул дәү бабасы Али Ибраһим улы Бичуринны сурәтләгән. Ул Берлинга кадәр барып җиткән һәм Карел муентыгын азат иткәндә “Хәрби казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. Сурәттә фронтовик өенә, тыныч тормышка кайта.
Никитага бабасын исән күрү бәхете тимәгән – 1994 елда вафат булган ул. Шуңа карамастан, малай бабасының хәрби һәм хезмәт биографиясен җентекләп өйрәнгән. Иҗат бәйгесендә җиңгән өчен ул диплом һәм җиңүчеләрнең эшләре тасвирланган коллекция отк-рыткалары җыелмасы белән бүләкләнгән.
Малайның әнисе Светлана Николаевна сүзләренә караганда, улы беркайчан да сәнгать мәктәбендә шөгыльләнмәгән, аның каравы, өлкән сыйныфта укыган апасы йөргән аңа. Ул сурәт ясарга утырганда, Никита һәрчак аның янында булган.
— Гуашь һәм акварель белән сурәт төшердем, – ди Никита. – Апам Элла ярдәм итте, әлбәттә. Ул хәзер унынчы сыйныфта укый.
Никита үзен таныткан бердәнбер сәнгать бәйгесе түгел бу. Былтыр уку елы ахырында ул Гагарин кубогының республика күләмендәге “Мин сурәт ясыйм. Минем космос” балалар сурәте бәйгесендә бүләкләнгән.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас