Марина Князеваның дөм сукырга әверелүенә 15 ел. Чагу төсләр урынына аның күз алдында һәрчак ак элпә, кан басымы күтәрелгәндә аны кара пәрдә каплый. Сау-сәламәт туган кыз балага нәрсә булуын табиб-лар аңлата алмый. Бәлки, нәселдән килгән авырудыр – әнисе яклап туган-тумачасы арасында сукырлар булган. Бәлки, биектән егылып төшү нәтиҗәседер: Марина дүрт яшендә йөк машинасы кабинасыннан килеп төшә. Ничек кенә булмасын, дүртенче сыйныфта укыганда кыз мәктәптән кайтышлый тротуарны көннән-көн начаррак күрүен искә ала. Баштагы вакытта аның күзләре начар күрүдән зарлануына укытучысы да, әнисе дә артык игътибар бирми. 8нче сыйныфны тәмамлагач, әнисе белән Уфага, Мулдашев клиникасына баралар. Кызга операция ясыйлар, шуннан соң күрү сәләте бераз яхшыра. Әмма кире нәтиҗә бирүеннән куркып, әнисе дә, кызы да икенчесенә базнат итми. Бераздан Мәскәүдә дә дәваланып карый, әмма табиблар баш кына селки – соң була.
Нәтиҗәдә кызга инвалидлык бирелә һәм төбәктәге сукырлар җәмгыятенә кушылырга киңәш ителә. Бу өйдә эшләү өчен кирәк. 15 яшендә автомобильләр өчен металл кыргычлар ясап, ул акча ала башлый. Бер тәүлектә дүрт мең өлеш эшләргә тиеш була – бу саллы йөкләмә. Әмма 14 елдан соң өйдә эшләүче хезмәткәрләргә ихтыяҗ бетә. Марина Ивановна башка акча эшләү ысулы тапмый. Ул вакытка кияүгә чыгарга, бер-бер артлы ике ул табарга өлгерә һәм шушы гамәлләре белән байтак язмышташларын гаҗәпкә калдыра.
— Бала белән нишлисең, диделәр. Имеш, үзеңне карарлыгың юк, ә син бала табасың, – дип искә ала хатын. – Әмма мин бала турында хыялландым, ике улым да Ходай бүләге. Мин алар белән бәхетле. Бик иртә үзаллылыкка өйрәнергә туры килде аларга, аның каравы, яхшы кеше булып үстеләр.
Кызганычка, гаилә бәхете озакка бармый: яши башлауларына ун ел дигәндә ире вафат була. Шул вакыттан бирле Маринаның төп таянычы – әнисе.
Аның ярдәменә карамастан, Марина Ивановна бервакытта да кул кушырып утырмый. Ике малай үсеп килгәндә утырып торып буламени? Әле ыштаннарын ертып кайталар, әле пычранып керәләр. Кер юу, тегү, ашарга әзерләү, өй җыештыру, идән һәм тәрәзә юу ише хатын-кыз эшен ул капшанып эшләргә өйрәнгән.
— Пешкән чакларым да булды, ярма да кәстрүл читенә түгелде, бармаклар да киселде. Иң куркынычы плитәне кабызу иде – ачык ут бит. Әмма яши-яши җаен таптым, – дип сөйли ул. – Хәзер мультиваркам бар, бу акыллы кәстрүлгә сөенеп бетәлмим.
Гомумән, хәзер тормыш җиңеләйде, чөнки камил, кулай көнкүреш җиһазлары бар, ди ханым. Гади электр чәйнеге, вертикаль тузан суыргыч инде, югыйсә. Әмма алар сукыр кешеләргә нык ярдәм итә. Китапларның аудиотөрен күчереп алу мөмкинлеген фәннең иң әһәмиятле казанышы дип исәпли. Брайль ысулы белән укырга өйрәнә алмаган ул: металл белән эшләү нәтиҗәсендә Марина Ивановнаның куллары тупасланган, бармаклары сизми башлаган. Аудиокитаплар исә – чын юаныч. Өй эшләрен башкарганда ул көн дәвамында Донцова детективларын һәм Шилованың криминаль тарихларын тыңлый ала. Ханым әдәбият өлкәсендәге яңалыклардан да хәбәрдар. Хәзер, мәсәлән, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын мавыгып тыңлый. Аш-су, йорт эшләре турындагы җыентыкларны ярата. Күңеленә хуш килгән рецептларны диктофонга яздыра. Аннары улларына кирәк-ярак сатып алырга куша һәм бергәләп яңа ризык әзерлиләр. Ул электән үк пешеренергә яраткан, балачакта хәтта аш-су остасы булырга теләгән.
Буш вакытларында Марина телевизор тыңлый, аеруча элекке совет фильмнарына мөкиббән. Берничә ел элек кулына энә алган. Элек, күзләре күргәндә, оекбаш, чүәкләр бәйләгән, шуңа күрә куллары эш тәртибен искә төшергән. Үзе өчен искиткеч палантин-япма, урындыклар өчен тышлык бәйләгән.
— Минем очракта иң катлаулысы – урамга чыгалмау, кибетләргә баралмау, киштәдәге товарларны карый алмау, – ди ул. – Кайвакыт шушы уйлардан эчем пошып китә, әмма әни һәрчак ярдәмгә килә. Ул миңа балаларымны аякка бастырырга булыша, мине көн саен тәрбияли. Мин ансыз урамга да чыкмыйм хәтта. Байтак еллар инде әни минем күзләрем.