+22 °С
Ясно
События и факты
16 Ноября 2021, 07:58

Полициянең участок вәкилләре бүген һөнәр бәйрәмен билгели

Русия Эчке эшләр министрлыгы Туймазы районы бүлегендә полициянең 37 участок вәкиле хезмәт сала. Майор Фәнис Габдрәүповның полициягә эшкә килүенә 18 ел икән инде. Фәнис Фирдәвес улы һәм аның хезмәттәше, полиция лейтенанты Андрей Саловка 4нче участок беркетелгән

Бу исә Түбәнкүл төбәге, Мичурин, Чехов, Кошевой, Аксаков, Көньяк, Русия, Примакин урамнары. Анда кимендә алты мең кеше яши.
Фәнис Габдрәүпов – наркоманнарның, гаиләдә гауга куптаручыларның котын алучы, балаларны һәм картларны яклаучы, өйдә арестта утыручыларны яки иректән мәхрүм итү урыннарыннан кайтучыларны күз уңында тотучы. Хезмәттәш-тикшерүчеләргә җинаятьнең очына чыгарга булышучы детектив та.
Бу тынгысыз эш кайсы ягы белән җәлеп итүе турындагы сорауга Фәнис Фирдәвес улының җавабы кыска: көчсезләрне якларга ярдәм итүе белән.
 
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас