6 яшьтән өлкәнрәк һәркем үз көчен экодиктантта сыный ала. Аны онлайн да, оффлайн да үтәргә мөмкин. Катнашучыларга 12 тема буенча 25 сорауга җавап бирергә кирәк. Калдык-лар, Арктика, урманнар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы буенча сораулар бар.
Ел саен үткәрелүче бу проект халыкта экология мәдәнияте тәрбияләүгә, экология белемнәрен пропагандалауга юнәлтелгән.