+24 °С
Облачно
События и факты
12 Октября 2021, 07:31

Яңа җитәкчеләр тәгаенләнде

Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары вазифасына Урал Килсенбаев тәгаенләнде. Моңа кадәр ул Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча урынбасары вазифасын биләгән. Бу хакта 12 октябрьдә республика хөкүмәтендә узган махсус киңәшмәдә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Шулай ук Авыргазы районы башлыгы вазифаларын вакытлыча Арслан Шәһретдинов башкарачак. Элек ул Башкортстан башлыгының муниципалитет-берләшмәләр белән үзара эшчәнлек идарәсе киңәшчесе булып эшләгән.

Стәрлетамак хакимияте башлыгы вазифалары вакытлыча Рөстәм Газизовка йөкләтелгән. Моныңчы ул Уфа хакимияте башлыгы урынбасары вазифасын биләгән.

Аскын районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Илнур Игъдиев Бүздәк районы хакимияте башлыгы вазифаларын үтәячәк.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас