+11 °С
Облачно
События и факты
12 Октября 2021, 07:36

13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәннәр өчен үз-үзеңне мәҗбүри чикләү кертелә

Бу хакта республика хөкүмәтендәге махсус киңәшмәдә хәбәр ителде. Моңа берничә көн алдан төбәк ковид-госпитале баш табибларының мөрәҗәгате сәбәпче булды. Алар өлкәннәр, дәвамлы авыруларга дучар кешеләр арасында үлүчеләр күп булуын һәм коронавирус инфекциясен авыр кичерүен билгеләде.

Республика башлыгы чикләүләр вакцина кадатмаган кешеләргә кагылачагын телгә алды. Муниципалитет башлыкларына эшне вакцина кадатмаган барлык 65 яшьтән өлкән кешеләр өендә утырырлык итеп оештыру бурычы йөкләтелде.

Соңгы атнада авыручылар саны кинәт арткан. Якшәмбе көнне авыруның 619 яңа очрагы ачыкланган, 33 үлем теркәлгән. Бүгенге көндә халыкның 30 проценты гына вакциналанган, күмәк иммунитет өчен исә кимендә 60% таләп ителә.

Фото s3.wi-fi.ru

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас