+22 °С
Облачно
События и факты
10 Октября 2021, 04:04

Теория белән генә эш бармый

6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилә Гариф кызы Сарычева мәгариф системасында 20 елдан артык эшли. Кайчандыр башка һөнәргә китәргә уйлаган, әмма гомерен нәкъ башлангыч мәктәпкә багышларга карар иткән. Грамматика һәм язудан тыш, ул балаларны әйләнә-тирә мохиткә яраклашырга өйрәтә.

Сарычева “РОСНАНО”ның мәктәп лигасы кураторы, каникул вакытында үткәрелүче юнәлешле мәктәп лагерьларын оештыручы. Фәнни җитәкче сыйфатында балалар белән бергә фән-тәҗрибә конференцияләрендә катнаша. Фәнни тикшеренүләр белән мавыккан балалар саны артуын ассызыклый ул. Һәм иң мөһиме – эшләрнең дәрәҗәсе, фәнни тәкъдимнәрнең сыйфаты арта. Элек сабын куыгы һәм кәгазь самолётлар турында тикшеренүләр язсалар, хәзер сүз эчке яну двигателе корылышы һәм ерак планеталарга очыру өчен атомолёт куллану мөмкинлеге турында бара.

— Балалардан дәрестә смартфонын сүндерүне таләп итүдән дә җиңеле юк, – ди Сарычева. – Әмма алар аны мотлак тәнәфестә кабызачак һәм төрле уеннарга кереп чумачак. Әгәр укучыларны гаджетларын башка максатта кулланырга өйрәтсәк? Мәсәлән, уку, фәнни мәгълүмат эзләү, һөнәргә өйрәнү, җәмәгать оешмаларында теркәлүгә. Алар гаджетның куәтле һәм чыннан да файдалы җиһаз икәнен аңлаячак.

Мәктәп программасы кысаларында гына боларның барысын да үзләштереп бетереп булмый, шуңа күрә без сыйныфтан тыш чара һәм каникулдан файдаланабыз. Хәзер, мәсәлән, без башлангыч сыйныфлар педагоглары белән “Техномир” мәктәп лагере өчен программа әзерлибез. Анда балалар веб-дизайн нечкәлекләренә төшенәчәк, программалаштыру, робототехника белән шөгыльләнәчәк, шахмат уйнаячак, химия тәҗрибәләре үткәрәчәк. Шулай ук квест, “Злак” предприятиесенә экскурсия (анда икмәк пешерү технологиясе белән танышачаклар) оештырылачак.

Замана балалары шулкадәр кызыксынучан ки, укытучыларга теләсә-теләмәсә дә нәрсәгәдер өйрәнергә туры килә. Хезмәттәшләрем белән даими рәвештә Уфага, БР Мәгарифне үстерү институтына семинарларга йөрибез.

Мәктәптә укыту һәм сыйныфтан тыш эшчәнлекне чәмле педагог спорт белән бергә алып бара. Ул грэпплинг белән мавыга. Дүрт ел элек Сарычева үзенең артык чәмле булуы нәтиҗәсендә күңелсезлекләргә тарыган укучысын “Самурай” көрәш төрләре академиясенә алып килгән. Тик малай секциядән тиз киткән, ә ул калган. Шул вакыттан алып аның һәр иртәсе йөгерүдән башлана, көне спорт залында күнегү белән тәмамлана.

— Ярышларга йөрмим, физик әзерлегем рөхсәт итми, – ди Сарычева. – Әмма бервакыт җыенга язылдым һәм чак түздем. Көненә өч тапкыр күнегү шулкадәр алҗытты. Санкт-Петербургтан ММА лигасы чемпионы Анна Руденко белән спаррингка эләккәч, аңардан мине үтермәвен үтендем.

Шушы көннәрдә Туймазы спортчылары белән Уфада кудо буенча

семинарда булдым. Спортның чагыштырмача яшь төре бу, ул үз эченә карате, дзюдо, инглиз һәм Таиланд боксын, сугыш сәнгатенең башка төрләрен ала.

– Минем көрәш белән мавыгуыма гаҗәпләнгән бер сез генә түгел, – ди Дилә Гариф кызы, йөземдәге гаҗәпләнүне күреп. – Аның каравы, бу балаларга ошый. Без алар белән фән турында гына түгел, спорт казанышлары турында да бер тиң әңгәмә кора алабыз.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас