Узган ел бу программа буенча Туймазы районына ике педагог күченде. Ләйсән Фәйзуллина Туктагул мәктәбендә инглиз теле укыта, Маргарита Сәйранова Серафимовка 3нче мәктәбендә – химия укытучысы.
Быел Серафимовка мәктәбенә биолог-химик Алчәсчәк Габитова кайткан, Түбән Троицкий мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып Рафаил Гайсин эшли башлаган.
Аның карьерасы, ким дигәндә, нинди дә булса мегаполиста яки хәтта чит илдә төзелергә тиеш кебек, ә ул авылны сайлаган.
- Ун ел элек мин БДПУның чит телләр факультетын тәмамладым. Латин, инглиз, төрек телләрен үзләштердем. Стамбул университетында инглиз теле укыттым. Аннары ике елга Кытайга китеп, Нанчан шәһәрендә латин теленнән белем бирдем. Бик зур шәһәр, халык саны ун миллионнан артык. Ә ике ел элек Уфага кайттым. Миңа ул вакытта 30 яшь иде. Шул мәлдә үземнең республикама, нәсел тамырларыма ничек бәйләнгәнлегемне аңладым. Кайбер танышларым моңа ышанмый, тик мин, чыннан да, туган җиремне сагындым. Авыл йорты, үз хуҗалыгым турында хыялландым. Уфада чакта “Авыл укытучысы” программасы турында ишетеп белдем, бу мәсьәләне яхшылап өйрәндем, – дип сөйли Рафаил Рәүф улы.
Кулыма инглиз теле укытучыларына мохтаҗ авыл мәктәпләре исемлеге эләкте. Туймазы районын сайладым, әмма биредә беркемне дә белмим! Ике авыл – Собханкул һәм Түбән Троицкийны тәкъдим иттеләр. Беренче тапкыр мин монда җәй көне, күрергә-танышырга дигәндәй, килдем. Бар җирдә дә ошады, әмма Түбән Троицкийдан китәсе килмәде! Табигать гаҗәеп биредә – әкияткә эләккән кебек, - ди педагог.
Мәктәпкә август башында ук килгән. Коллектив белән танышкан, мәктәп янәшәсендә бер бүлмәле фатирга урнашкан һәм эшкә керешкән. 2-5нче һәм тугызынчы сыйныфларда укыта.
Бала-чага аны шунда ук үз иткән һәм яраткан.
Әлегә өйләнмәгән егетнең планнары көнләшерлек. Озак вакытка исәпләнгән. Дәүләт хезмәтләре аша ул Түбән Троицкийда җир биләмәсе алу өчен гариза биргән. Йорт төзергә, бакча утыртырга һәм, әлбәттә, гаилә корып, бик күп бала үстерергә хыяллана.