+24 °С
Облачно
События и факты
8 Октября 2021, 07:09

Туймазыда сәүдә үзәкләре вәкилләре ковидка каршы көрәш чаралары таләпләрен үтәүне үтенә

Туймазы сәүдә үзәкләре вәкилләре шәһәр халкына һәм кунакларына 12 октябрьдән кертеләчәк эпидемиологиягә каршы көрәш кагыйдә-таләпләрен аңлап, җиренә җиткереп үтәүне үтенеп мөрәҗәгать итте.

Коронавирус таралуга юл куймау турындагы указга ярашлы рәвештә, Башкортстанда 12 октябрьдән сәүдә үзәкләренә үзе белән коронавирустан вакцина ясату турында сертификаты яки соңгы ярты елда авыруы турында белешмәсе булган кешеләрне генә үткәрәчәкләр. 27 октябрьгә кадәр сәүдә үзәкләренә шулай ук тискәре ПЦР-тест нәтиҗәсе белән керергә мөмкин. 27 октябрьдән соң ПЦР-тест нәтиҗәләре игътибарга алынмаячак – сәүдә үзәкләренә атап үтелгән беренче ике документ белән керергә рөхсәт ителәчәк.

Туймазы сәүдә комплекслары вәкилләре яңа чикләү чорына әзерлек ничек баруы турында бәян итте, шулай ук шәһәр халкыннан үзләренә дә, якыннарына да игътибарлы булуны үтенде.

- Указда 12 октябрьдән сәүдә үзәкләренә карата кертелгән үзгәрешләрне аңлыйбыз - бу мәҗбүри чара. Алар хезмәткәрләрнең һәм бирегә килүчеләрнең хәвефсезлеген тәэмин итәр дип ышанабыз. Сатып алучылар да указдагы таләпләрне аңлар һәм үтәр дигән өметтә калабыз, - ди “Аструм” шәһәр базарының башкарма директоры Динар Булатов. – Без эпидемиягә каршы барлык көрәш чараларын да тәэмин итәргә тырышабыз. Контрольдә тотучы постлар бинаның дүрт ишеге төбендә дә кизү торачак.
- Безнең ишек төбендә үзәк хезмәткәрләре посты урнашкан, алар температураны үлчи, битлек режимы үтәлешен күздә тота, - ди “Ирәмәл” сәүдә үзәге идарәчесе Наталья Ивасенко. – Йогышсызландыру чаралары җитәрлек, аның белән сәүдә үзәгенең барлык бүлек һәм кибетләре дә файдалана ала. Без халыкның хәвефсезлеген тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез.
Исегездә булса, 12 октябрьдән чикләү чаралары сәүдә үзәкләреннән тыш шәхси музейларда, күргәзмә залларында, китапханәләрдә, театрларда, кинотеатрларда, концерт залларында һәм мәдәният йортларында гамәлгә ашырылачак. Вакциналанмаган кешеләр өчен өлешләп кертелүче чикләү чаралары – иммунлаштыруны тизләтүнең бер ысулы.

 

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас