+17 °С
Дождь
События и факты
8 Октября 2021, 04:57

Өлкәннәр тормышының кырыс сабаклары

Венер Гомәров – универсал-педагог. Тарих һәм җәмгыять белеме, тормыш иминлеге нигезләрен укыта. Без аның белән үсмерләрне теге яки бу көтелмәгән хәлдә үзен ничек тотарга кирәклегенә өйрәтүләрен ачыкладык.

— Венер Фирузович, җәмәгать челтәрләрендә кайбер ата-аналар «Тормыш иминлеге нигезләре»нең хәрби әзерлек ягына тайпылуыннан зарлана. Сез бу уңайдан нәрсә әйтерсез?

— Армиядә хезмәт итүгә әзерлек уку комплексының өчтән бер өлешен генә тәшкил итә. Анда башка модульләр дә бар, алар сәламәт яшәү рәвешен, медицина белемен, шәхес иминлеген күздә тота. Таныш булмаган кешеләр тарафыннан үсмерләргә машинада йөрергә тәкъдим итү экспериментлары үткәрелү барыбызга да таныш, һәм аларның 70 проценты риза булган. Менә шундый хәвефле беркатлылык турында да сөйләшәбез без дәресләрдә.

— 80нче һәм 90нчы еллар белән чагыштырганда үсмер ни дәрәҗәдә үзгәрде?

— Хәзерге балаларның күпчелеген ата-аналар я артык кайгырта, я алар үз карамагына калдырылган һәм җәмәгать челтәрләре йогынтысына бирелгән. Бер ай элек парк янында ир-ат егыла, һәм аның янында берничә минут дәвамында өч өлкән кеше һәм ике югары сыйныф укучысы басып тора. Арадан берсе дә аның пульсын тикшерми, ашыгыч ярдәм чакыртмый, ясалма сулыш ясау турында әйтеп тә тормыйм.

ОБЖ укытучысының бурычы – гадәттән тыш хәлләрдә чара күрергә өйрәтү. Моның өчен мин хәвефле хәлне модельләштерүгә мөрәҗәгать итәм. Әйтик, без паркка барабыз, анда җинаятьчеләр һәм потенциаль корбаннар роленә кереп, билгеле бер очракны гәүдәләндерәбез. Балалар өчен мондый дәрес формасы кулай. Дәреслектәге кагыйдәләр онытылырга мөмкин, ә менә бу «спектакльләр» хәтердә калачак. Балалар белән тренажер-манекеннарда ясалма сулыш алдырырга, бинадан чыгарга-эвакуацияләнергә, корал, противогазларны дөрес кулланырга, сафта йөрергә өйрәнәбез, тактик әзерлек дәресләре үткәрәбез. Тиздән тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча олимпиада башлана, анда биремнәрнең 50 проценты – гамәли, әйтик, суга батучыны ничек дөрес итеп коткару.

— Казан һәм Пермьдәге фаҗигаләр тормыш иминлеге нигезләрен укытуга тәэсир иттеме?

— Алар уку йортларына кагылышлы хәвефсезлек кагыйдәләрендә чагылыш тапты. Әгәр элек коралланган һөҗүм вакытында укучылар бинадан чыгып китәргә тиеш булса, хәзер, яңа указлар нигезендә, кораллы террорчы уку йортына һөҗүм иткәндә махсус сигнал бирергә, ишекләрне терәтергә һәм полиция килүен көтәргә кирәк. Исегездәме, Пермьдә профессорларның берсе ишекне ябып, дәресне дәвам итә, шул ук вакытта түбән катларда паника башлана. Педагог дөрес эшли. Ишек тимердән һәм аны, мылтыктан атып, ачып булмый. Тормыш үзе шул рәвешле тиешле сабак бирә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас