10 көн дәвамында почта бүлекчәләрендә, шулай ук өйдән чыкмыйча rbsmi.ru сәхифәсенең “Подписка/Язылу” https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ бүлегендә вакытлы матбугатка ташлама белән язылырга мөмкин.
Гәзит-журналларның басма төренә дә, электрон төренә дә языла аласыз.
Ункөнлк чорында гәзиткә язлыу отышлы, чөнки ташламалы хаклар гәзит укучыларның барысы өчен дә гамәлдә. Ункөнлек чорындагы язылу квитанцияләре исә редакцияләрдә үткәрелгән бәйгеләрдә катнаша. Гәзит-журналга язылган һәркем өч бүләк уйнату бәйгесендә катнашу хокукына ия:
“Языл һәм бүләк от гомуми республика бәйгесе – моның өчен “Республика басмалары” бүлегендәге исемлектән (https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/) теләсә кайсы ике басмага язылырга кирәк. Монда кыйммәтле бүләкләр уйнатыла. Басмаларга язылучылар арасында бүләкләр уйнату гыйнвар ахырында БСТ эфирында узачак.
локаль республика бәйгесе – моның өчен https://rbsmi.ru/catalog/podpiska/ исемлегендәге кимендә бер республика яки район басмасына язылу зарур. Бу очракта редакция үз бүләген бирә. Нинди бүләкләр уйнатылачагын редакциядә яки басма сәхифәсендә белешергә була.
Әлеге ике чарада катнашу өчен квитанцияне шушы адрес буенча җибәрегез: 450079, Уфа, Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 13, БР “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе, 212нче бүлмә, “Языл һәм бүләк от” билгесе куярга онытмагыз.
- төбәкләрдә редакцияләрнең үз бәйгеләре – моның өчен район гәзитенә язылырга кирәк.
Бүләкләр уйнатуда катнашу өчен 2022 елның кимендә алты аена язылу мөһим. Гәзит-журналларга язылу 2021 елның 20 декабренә кадәр барачак.