+19 °С
Облачно
События и факты
8 Октября 2021, 07:00

1нче спорт мәктәбенең “Шахмат” бүлекчәсендә кимендә йөз бала шөгыльләнә

23 ел дәвамында бу бүлекчәгә спорт мастерлыгына кандидат, югары категорияле тренер Нәфис Муллагалиев җитәкчелек итә. Шушы еллар дәвамында тренерлык эше белән беррәттән ул төбәк ярышларында чыгыш ясый, Федерациянең Идел буе округы уеннарында катнаша. Аннары үзенең партияләрен тәрбиячләнүчеләре белән бергә тикшерә.

— Безнең балачакта Туймазыда шахмат мәктәбе юк иде, – дип сөйли Нәфис Вәзир улы. – Аның каравы, кичен яше дә, карты да җыелган клуб эшләде. Уйнарга теләүчеләр бик күп була иде – кечкенә бүлмәгә 50ләп кеше кереп тула. Әти дә шунда. Шахмат уйнарга мине ул өйрәтте. Мин үзем дә клубка еш йөрдем – өлкәннәрне күзәтергә, аннары аларның партияләрен өйдә үзаллы тикшерергә яраттым. Бу мавыгуым һөнәремә әверелер дип башыма да килмәде. Шахмат белән беррәттән футбол уйнадым, мәктәптән соң Уфа сервис-технология университетына кердем. Институтта, төрле ярышларда катнашып, шахмат буенча спорт мастерлыгына кандидат булдым, шул чагында туган шәһәремдә балалар өчен шахмат мәктәбе ачарга карар иттем. Моның өчен икенче югары белем алдым – Чиләбе университетының Уфа филиалын тәмамладым.

Тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгән елларда Муллагалиев спорт мастерлыгына алты кандидат, 38 беренче разряд иясе тәрбияләгән, аның биш тәрбияләнүчесе республика җыелма командасы исәбендә бөтенрусия ярышларында даими катнаша.

– Безнең дәресләр, балаларның яшенә карап, сәгать ярымнан башлап, өч сәгатькәчә бара, – дип сөйли Нәфис Вәзир улы, – шуңа күрә шахмат бүлекчәсенә балаларны җиде яшьтән башлап кабул итү яклы без, чөнки бәләкәчләргә мондый күнегүләр авырга туры килә. Өстәвенә, безнең мәҗбүри өй эше дә бар – уку елы дәвамында тәрбияләнүчеләребез ике меңләп шахмат биремен чишәргә тиеш. Өлкәнрәкләр, моннан кала, өйләрендә һәм дәресләрдә шахмат уеннары дәреслекләрен өйрәнә, шахмат гроссмейстерлары уеннарын тикшерә.

Кагыйдә буларак, безгә балаларын ата-аналар алып килә. Тәҗрибәдән күренүенчә, алар балада спортның бу төренә карата кызыксынуны сүндермәсә, гаиләдә шахмат алышлары үткәрергә вакыт тапса, ул безнең белән 11нче сыйныфка кадәр бара. Кайберләре соңыннан үзләре дә тренер булып китә. Моңа кадәр хезмәттәшем Нәзилә Хәйруллина белән эшләдек, хәзер тәрбияләнүчеләремнең берсен – 17 яшьлек педколледж студенты Илнар Бигалинны тренерлык эшенә өйрәтәм.

— Бездә ике атна саен кызлар һәм егетләр арасында турнирлар уза, анда иң көчлеләр ачыклана, алар белән районнан читкә ярышларга йөрибез.

3 октябрьдә безнең клубта быел беренче ярышлар узды – бу районның яшьләр кубогы, анда безнең барлык тәрбияләнүчеләр дә катнашты, шул исәптән укыту-күнегү төркеме укучылары да. Бу төркемдә иң күп дәрәҗәләр иясе – 1нче интернат-мәктәп укучысы, өченче спорт разряды иясе 13 яшьлек Илдан Хәбибуллин. Биредә җиденче ел шөгыльләнә инде ул. Быел егетебез Красноусольскида “Ак ладья”ның республика өлешендә көмеш яулады. Анда Башкортстанның иң алдынгы шахматчылары катнашты. Шахмат – Илданның бердәнбер мавыгуы түгел. Кайчандыр үзенең тренеры кебек, ул “Спартак”та футбол белән уңышлы шөгыльләнә. Илданның футбол командасы күптән түгел республика турнирында икенче урын яулаган. Укуда да өлгергән, берничә спорт түгәрәгендә шөгыльләнгән егетләр байтак биредә. Мәсәлән, 10 яшьлек Искәндәр Мөхәмәтов шахмат уйный, йөзүгә һәм волейболга йөри, аның яшьтәше Таир Хәмидуллин волейбол һәм самбо белән шөгыльләнә. Чыңгыз Вахитов музыка мәктәпбендә аккордеонда уйнарга өйрәнә. Нәфис Вәзир улының дәресләренә ул Серафимовкадан килеп йөри.

Яшь шахматчылар арасында кызлар да бар, әмма алар күп түгел. Югыйсә, яшь шахматчы кызлар бертавыштан бу мавыгулары төгәл фәннәрне үзләштерергә ярдәм итүен раслый. Кайсы шахмат сынын аеруча яратасыз дигән сорауга тәҗрибәлерәк уенчылар андый юк дип җавап бирер иде. Бар сыннарны да яратырга һәм аларга бер дәрәҗәдә яхшы идарә итәргә кирәк, шул чагында гына көчле уенчыга әвереләсең. Сабыйлар исә, ике дә уйламый, ферзьгә өстенлек бирә. Шуңа күрә пешкалары шахмат кыры читенә бары җитәлсә, аларны мотлак ферзьгә әйләндерәләр. Кайбер партияләрдә уенчылар аларны өчтән тугызга кадәр “җитештергән” чаклар да бар.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас