+12 °С
Облачно
События и факты
7 Октября 2021, 04:10

Андрей Заборский Туймазы 8нче мәктәбендә 27 ел технология дәресләре алып бара

“Мин  мәктәптә  туганмын”,  –  ди  үзе  турында  Андрей  Юрьевич  һәм  һич  арттырмый.  Педагогларның  дүртенче  буыны  ул:  дәү  бабасы  чиркәү-мәхәллә  мәктәбендә  матур  язу  укытучысы  булган,  әнисе  яклап  әбисе  рус  теле  һәм  әдәбият  укыткан,  әти-әнисе  гомер  буе  3нче    мәктәптә  физкультура  дәресләре  алып  барган.  Еш  кына  балалар  бакчасы  урынына  алар  улларын  үзләренең  дәресенә  алып  килгән.  Дәрескә  чакырган  кыңгырау  чыңы,  укучыларның  шау-гөр  килүе,  кырыс  мәктәп  кагыйдәләре  балачактан  таныш  аңа. 

1988  елда  армиядән  кайткач  ул  туп-туры  8нче  мәктәпкә  эшкә  урнашырга  китә.  Яшь  кешенең  педагогия  белеме  булмый,  аның  каравы,  шофёр  таныклыгы  була,  шуңа  күрә  аны  мәктәпнең  йөк  машинасына  шофёр  итеп  алалар.  Алты  ел  гомерен  руль  артында  үткәрә,  берьюлы  Бөтенсоюз  инженер-төзелеш  институтында  укый.  1994  елда  җитәкчеләр  аңа  шәһәрдәге  колледжга  укырга  керергә  һәм  хезмәт  дәресләре  алып  барырга  тәкъдим  итә. 

-         Бервакыт  директор  миңа  математика  дәресе  үткәрергә  кушты.  Төгәл  фәннәр  ошый  иде,  югалып  калмадым,  дәресне  үткәрдем.  Бер-ике  атнадан  документларымны  Бөре  педагогия  академиясенә  илтеп  тапшырдым, - ди Заборский.

Үзенең  булачак  тормыш  иптәшен  –   биредә  педагогия  практикасы  үткән,  аннары  физкультура  укытучысы  булып  урнашкан Юлия  Петровнаны  да  мәктәптә  очраткан  ул   һәм  алар  бүген  дә  иңгә-иң  эшли. 

Хезмәт  һәм  математика  дәресләрен  алып  барудан  тыш,  Андрей  Юрьевич  сыйныф  җитәкчесе  дә.  Гадәттә  аңа  ташып  торган  чәмен  йөгәнләү  авыр  булган  сыйныфлар  эләгә.  Укытучы  фикеренчә,  балалар  яхшы  яисә  начар  булмый.  Укучыларны  кагыйдәләргә  каршы  барырга  мәҗбүр  иткән  шартлар  гына  бар. 

—  Баланы  нәрсәдер  борчуын  сизәсең  икән,  тиргәп-орышып,  нотык  укып  кына  ярдәм  итә  алмыйсың,  – дип  исәпли  Андрей  Юрьевич.  –  Табиб  авыру  тарихын  җыйган  кебек,  укытучы  да  тискәре  холыкның  тамырларын  белергә  тырышырга  тиеш.  Гадәттә  шундый  балалар  үгет-нәсихәттән  гарык  булган  һәм  ул  аларны  ишетми  дә.  Алар  белән  утырып,  күзгә-күз  карап  сөйләшсәң,  нәтиҗәсе  күбрәк  булырга  мөмкин.  Икенче  адым  –  балага  нәрсә  ошавы,  аның  нәрсә  белән  кызыксынуын  белү  мөһим.  Шул  вакытта  аның  мөмкинлекләрен  үстерергә  ярдәм  итәргә  була.  Аны  үз  көченә  ышанырга  һәм  үзаллы башкарган  эштән  канәгатьлек  кичерергә  өйрәтү  зарур. 

Технология  –  бу  максат  өчен  иң  кулай  дәрес.  Кайбер  балалар  хезмәт  дәресләрен  санга  сукмый,  хәзер  барысын  да  сатып  алырга  була,  нигә  әле  мин  кисәргә,  агач  белән  булышырга  тиеш,  янәсе.  Әмма  алар  тора-бара  моның  белән  кызыксына  башлый  һәм  нәрсәдер  килеп  чыкса,  чын  күңелдән  шатлана.  Өстәвенә,  бүген  хезмәт  дәресләре  агач  кисү  һәм  шомарту  белән  генә  чикләнми.

Бишенче  сыйныфлар  яңа  чүкеч  тотарга  өйрәнсә,  өлкәнрәк  сыйныф  укучылары  исә  электр  коралларын  –  тишкеч-дрель,  шөрепборгыч,  лобзик-пычкыны  үзләштерә  һәм  иҗади  проектлау  белән  шөгыльләнә,  металлдан,  агач  яки  фанердан  эшләнмәләр  ясый.

—  Малайларны  һәрчак  эшкә  иҗади  күзлектән  карарга,  пөхтә  эшләргә  өйрәтәм,  матур  булсын,  күз  явын  алып  торсын.  Баштарак  булдыра  алмасалар,  бер  зыян  да  юк,  өйрәтербез.  Мин  үзем  дә  гел  өйрәнү  өстендә  –  чөнки  камиллекнең  юктыр  чикләре.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас