Музей ядкәрләре даими яңартыла, кызыклы күргәзмәләр уза. Камалетдинова тырышлыгы белән мәктәптә проект музей эшчәнлеге үзәге барлыкка килгән, хәзер мондагы ядкәрләрне һәркем карый ала. Укучылары белән бергәләп фондларны санлаштыру белән шөгыльләнә ул, аннары аларны музейның “ВКонтакте” җәмәгать челтәрендәге сәхифәсендә урнаштыра. Педагогның музей эшчәнлегендәге тәҗрибәсе һәм казанышлары Бөтенрусия РФ Мәгариф оешмалары музейларының Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйгесенең республика өлешендә югары бәяләнгән.
— Мин укытучыларның икенче буыны вәкиле, – ди Руфина Зөфәр кызы. – Әнием 40 ел мәктәптә балалар укытты. Тарих һәрчак яраткан фәнем иде. Даими рәвештә тарих һәм җәмгыять белеме буенча үткәрелгән олимпиадаларда катнаштым, шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач тарих факультетын сайладым. Хәтта кызым тугач та декрет ялына китмәдем, кыска эш көненә чыктым.
Дәресләремдә балаларда Туган илгә, республика, илебез, дөнья тарихына мәхәббәт тәрбиялим. Чөнки үткәннәрне белмичә, киләчәкне төзеп булмый.