+20 °С
Облачно
События и факты
27 Июля 2021, 06:46

Игелек кылуның ямен-тәмен тоеп яшиләр

Төрекмән микрорайонында илебездәге истәлекле көннәрне матур итеп билгеләү гадәткә кергән. Намуслы хезмәтләре белән төбәктә яшәүчеләрнең лаек ихтирамын казанган Раилә белән Рамил Газимовлар ихатасында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара оештырылды. Шушы көннәрдә Раилә Мөнир кызының юбилее да икән. Монысы исә икеләтә бәйрәм дигән сүз

Газимовлага ихлас теләкләрен Төрекмән микрорайонының төбәк иҗтимагый үзидарә советы рәисе Илдус Котдус улы Мадьяров җиткерде.
Бәйрәм чарасында чит төбәк вәкилләре — Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәреннән протестант рухание (пастор) Сергей һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтүче «Игелек бүләк ит» («Дари добро») хәйрия фонды учредителе Екатерина ханым да катнашты. Кунаклар Газимовларга фонд исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. 

Чарада Татарстан кунаклары да бар иде. Убадан килгән Әхмәт белән Лилия Рәхимовлар гаиләсе тамашачыларны музыкаль күтәнәч белән куандырды.  
Рамил Мөнәвировичның икетуган сеңлесе — Актаныштан Тәнзилә апа һәм аның балалары, оныклары да матур тәбрикләүләр, бүләккә милли камыр ризыклары әзерләгән. 

Милли киемнәрдәге гүзәлкәйләр — Раушания Кунаккузина һәм Эльвира Насыйбуллина башкаруындагы татар халык биюе бәйрәмнең матур бер бизәге булды. Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар гаиләсеннән туган көнгә җыр һәркемнең күңеленә хуш килде. Музыкаль яктан бизәүче Разил Фәррахетдинов, җырчылар: Василь Закиров, Тәлгать Таймасов, Сәрим Галләмовлар да гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан җыр-моңлы тәбрикләүләрен җиткерде. 
«Нур» клубы каршындагы «Задоринки» һәвәскәрләр берләшмәсе вәкилләре — яшь артистлар Юлиана белән Даниил Быстровлар һәм Кәрим Насыйбуллин шигъри теләкләрен укып ишеттерде. 

… Шәһәребезнең үрнәкле, матур гаиләләре зур горурлык тудыра. Хезмәттә дә, тормышта да сынатмый алар. Илебезгә лаеклы дәвамчылар тәрбиялиләр. Хөрмәтле гаиләләргә алдагы көннәрдә дә бер-берсен яратып, тормышның кадерен белеп, бәхетле гомер итү насыйп булсын дигән теләктә калабыз. 

Лилия Габитова, автор фотолары.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас