Яңарышлар буенча үз фикерләре белән балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае директоры Вера Ульянова бүлеште:
– Грант конкурсларында катнашу бүген үсешкә омтылучы теләсә кайсы учреждение өчен тормыш таләбе булып тора. Гамәлдәгеләрен трансформацияләү, яңа укыту программаларын булдыру заманча җиһазлардан башка мөмкин түгел, әлбәттә. Технопарклар ачылу белән беррәттән, дәүләт сәясәтенең балаларга өстәмә белем бирү юнәлешләрен арттыруга юнәлтелгән булуы аеруча куанычлы. Бу яшь буынның талантларын һәм мавыгуларын төрле яклап үстерүдә хәстәрлек күрү билгесе булып тора.
Яңа җиһазлар ярдәмендә балалар һәм үсмерләр иҗаты сараеның ачык юридик мәктәбе үзгәрешләр кичерәчәк. Криминалистика лабораториясе балаларны "Хокук саклау эшчәнлеге" компетенциясе буенча Ворлдскиллста катнашырга әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.
"Грация" мода театры "Кием дизайны", "Арт-дизайн (тукымада рәсем ясау, интерьер әйберләрен эшләү һ.б.)", "Чәчтараш сәнгате" кебек яңа, һөнәри юнәлешләр булдырачак.
Шәһәрдә һәм чит төбәкләрдә дә танылу алган "Гном" телестудиясе белән янәшә фото-видеостудия барлыкка киләчәк. "АЛМА финанс гение" методик комплексын кулланып, иҗат сарае педагоглары 5 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балаларны финанс грамоталылыгына укыта алачак. 35нче микрорайон 15А адресы буенча урнашкан мәйданчыкта вокал студиясе һәм "Мавыктыргыч биология" үз ишекләрен ачачак.
Фото хакимият сайтыннан.