+6 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Россия и Башкортостан
25 Август 2022, 13:12

Туймазыда ата-аналар җыены узды

Җыенда катнашучылар "Әти тәрбиясе сукмагы”, "Әти-әни мәхәббәте сукмагы", "Балалар куркуы – бу җитди" һәм башка тренинглар барышында мәгариф оешмалары психологлары байтак сорауларга җавап табарга тырышты.

Өлкәннәрнең күбесе әтиләрнең бурычы гаиләне матди яктан тәэмин итү белән генә чикләнә дип уйлый. Әмма җыенда катнашкан ирләр аларны балаларына көндәлек тәрбия бирү мәсьәләләре дә борчуын күрсәтте. Өстәвенә, әтиләр балада хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүне, аны үзаллылыкка һәм сүзендә торырга өйрәтүне гүзәл зат вәкилләренә караганда яхшырак башкара.

Ата-аналар җыены тәмамланды. “Бу гадел һәм ачыктан-ачык әңгәмә бул-
ды”, – диде катнашучыларның күбесе.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: