Машинаны безнең АТПның өч автослесаре тәртипкә китерде, - ди хастаханәненң автотранспорт хуҗалыгы начальнигы Рәмүс Галимуллин. - Ул СВО яугирләренә озак хезмәт итәчәк. УАЗ СВО төбәгендә медсанчастьтәге хезмәттәшләребез өчен тәгаенләнгән, шуңа күрә тырыштык: җентекләп тикшердек, сипләдек. Автомобиль алгы сызыкка “Маскита” ирекле ярдәмчеләр клубы аша озатылды.
Туймазы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре СВО яугирләренә даими ярдәм күрсәтә. Коллектив медикаментлар, бәйләү кирәк-ярагы, тәрбия чаралары озата. Терапия бүлекчәсе мөдире Михаил Павловның бурычлары зур. Ул СВО төбәгенә берничә тапкыр гуманитар ярдәм озата барган.
2026 ел башында чираттагы сәфәрендә булып кайткан. Госпиталь өчен медикаментлар, урын-җир җәймәләре, дымлы кулъяулыклар, бәйләү кирәк-яраклары илткән. Һәм Башкортстаннан киткән якташларыбыз үтенече буенча – “Туймазы” АПКсы җитештергән ат колбасасы, ит деликатеслары, өчпочмаклар, гөбәдия.