+28 °С
Болотло
Общество
29 Октябрь 2025, 09:48

Туймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды

“Туймазы-Арена” боз комплексында узган спорт фестивалендә кимендә 80 туймазылы катнашты. Кешелек дөньясының гүзәл зат вәкилләре озынлыкка сикерүдә, сослалы йөгерүдә, гәүдәне күтәрүдә, тупны баскетбол кәрзиненә томыруда ярышты. Ярышларның бер өлеше дә аларда кыенлык тудырмады – һәр ханым көн саен спорт белән бәйле бихисап күп хәрәкәт башкара.

Туймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале уздыТуймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды
Туймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды
  • Спорт өйдә дә җитә, - дип елмая Кәкребаш авыл советы командасын җитәкләгән биләмә башлыгы Гөлназ Габитова. - Менә бүген дә, Туймазыга ярышларга кузгалганчы, без хуҗалыгыбыздагы сыерларны савып, кош-кортка җим биреп, өйдәгеләргә иртәнге аш әзерләп чыгып киттек.

  • Командабыз дүрт кешедән гыйбарәт. Минем белән бергә авыл советы данын авыл советы белгече, фитнес буенча инструктор Альмира Нигъмәтуллина, китапханәче Резеда Әюпова, авыл мәктәбе җыештыручысы Чулпан Бурангулова яклый. Шәхси исәптщ авыл советы өчен Туймазы үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм шәфкать туташы Фәйрүзә Казбулатова чыгыш ясый. Хатын-кызлар фестивалендә беренче тапкыр гына катнашабыз, өченче урын яуладык. Нәтиҗә белән канәгатьбез.

  • Авыл биләмәләре арасында Гафуров авыл советы җиңү яулаган, икенче урында – Собханкул авыл советы.

  • Үз төркемендә салым инспекциясе дә бронза медаль яулады. Аларны ярышларга салым хезмәтенең өлкән белгече Андрей Тимошин әзерләгән. Ул кызларның юридик колледж спорт залында күнегүе турында сөйләде. Җомга саен килеп, кәрзингә туп ыргыту, сослалы йөгерүне шомартканар, волейбол уйнаганнар.

  • Район оешмалары арасында беренче урында – үзәк район хастаханәсе, икенче урында – Собханкул мәктәбе.

  • Предприятиеләр арасында беренче урында - “Транснефть-Урал” командасы, икенче - “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте, өченче урында - “САВА” ит комбинаты.

  • Шәхси исәптә үз яшь төркемнәрендә Дарья Кладова (Собханкул авыл советы), Анастасия Бәдертдинова (Туймазы нефть кудыру идарәсе), Гөлнара Сәхибгәрәева (“САВА” ит комбинаты), “Свежесть” предприятиесе чәчтараш остасы Ләйсән Майорова җиңү яулады. Кимендә 45 яшьлекләр төркемендә чыгыш ясаган Ләйсән ярышларга үзаллы әзерләнүе турында сөйләде. Ул эч мускулларын ныгыта, идәннән күтәрелә, сикерткечтә бертуктамый ярты сәгать сикерә ала. Хәзер ул ноябрьдә Стәрлетамакта узачак республикакүләм гүзәллек бәйгесенә әзерләнә. Үзен бу бәйгедә сынап карау теләге шундый ук район бәйгесендә җиңгәннән соң барлыкка килгән, ул анда “Илһам иясе” исеменә лаек булган.

  • - Атна саен Стәрлетамакка дәресләргә барам, бәйгедә үземне тәкъдим итү өстендә эшлим, биергә өйрәнәм. Болар барысы да – эштән бушаган вакытта. Чәчтараш осталарының эше физик яктан авыр, минем һәрвакыт үземне тәртиптә тотасым килә: сәламәт һәм гүзәл булырга, үземә һәм якыннарыма ошарга, - дип Майорова.

Туймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды
Туймазыда хатын-кызлар арасында спорт фестивале узды
Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас