+1 °С
Ҡар
Бөтә яңылыҡтар
Новости
16 Май 2022, 12:50

Туймазы балалар сәнгать мәктәбендә рәссам Флүр Аллагуловның күргәзмәсе эшли

Туймазы балалар сәнгать мәктәбенең күргәзмә залына килеп кергәч, үзеңне чып-чын галереядагы кебек хис итәсең: стеналарда – җылы төсмерләрдәге пейзаж һәм натюрмортлар. Аларда – кыя-ташлы таулар, каен урманнары, шәфәкъ һәм таң ату күренешләре... Һәр картинадан хозурлык, илаһилык бөркелә. Күптән түгел биредә Туймазы рәссамы Флүр Аллагуловның күргәзмәсе ачылды.

Мәктәп укытучылары сүзләренә караганда, бу вакыйга алар өчен икеләтә шатлыклы – ниһаять, пандемиядән соң беренче тапкыр фикердәшләр белән җыелып, иҗат турында сөйләшү, план-тәкъдимнәрне уртаклашу мөмкинлеге барлыкка килде.
Автор Башкортстанның Чишмә районында туган. Туймазыда кырык еллап яши инде, безнең шәһәрне үзенең икенче ватаны дип исәпли. Шуңа күрә аның пейзажлары арасында туймазылыларга таныш урыннар – Өсән ярлары, Кандракүл, Раймантау сурәтләнгән.
— Кайчак, саф һавага чыккач, юлымда гүзәл урынга тап булам. Күргән әйберне тиз хәтеремдә калдырам, шуңа күрә өйдә каләм белән һәр өлешне тиз генә сызгалап куям, – ди Аллагулов.
Рәссамга күптән түгел 75 яшь тулган. Балачактан сурәт төшерә башлавын хәтерли ул. Мәктәптә өй эшләре янына сурәтләгән Пушкин яисә Гоголь портретлары өчен еш тиргиләр аны. Әмма әтисе, гади эшче, аны беркайчан да какмый. Улының рәссам булуын тели ул. Бервакыт, ярты хезмәт хакына улына ул вакыт өчен кыйммәтле альбом һәм карандашлар сатып алып кайта.
Соңрак малай үзаллы май һәм акварель белән сурәтләргә өйрәнә. Әмма мәктәптән соң рәссамга укырга китми, нефть сәнәгате аппаратчысы, машинист, слесарь ише һөнәрләргә ия була.
— Әтиемнең хыялын тормышка ашырдым, эштән бушаган вакытта сурәт төшерүне дәвам иттем, – ди ул. – 25 яшьлек чагымда Салаватта беренче шәхси күргәзмәм булды. 42 яшьтә читтән торып Мәскәү халык сәнгать университетына укырга кердем. Сынлы сәнгать, графиканы үзләштердем һәм дипломлы рәссамга әверелдем.
Аллагуловның якыннары аның талантлы рәссам булу өстенә, тагын җитмеш төрле һөнәр белүен раслый. Игелекле, ягымлы кеше ул. Мәсәлән, таныш рәссамнарының эшләрен урнаштыру өчен түләүсез кыса һәм багетлар ясап бирә. Туймазылының картиналары бөтен Башкортстандагы шәхси тупланмаларында саклана. Берничә эшен Туймазы музеена бүләк иткән.
Флүр Гали улының планнары зурдан. Күптән түгел акрил буяулар белән сурәтләргә өйрәнгән, яңа пейзажлар өчен сызым әзерләгән, Туймазы китапханәсендә күргәзмәсен оештыруга чакыру алган.
Аның Балалар сәнгать мәктәбендәге күргәзмәсе май азагына кадәр эшләячәк. Туймазылылар аны эш көннәрендә 16.00-18.00 сәгатьләрдә карый алачак. Керү түләүсез.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: