+14 °С
Облачно
Новости
25 Января 2022, 11:57

Туймазыда ял көннәрендә барлык подрядчы оешмалар да урамнарны кардан арчырга чыкты

Шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән Пугачев урамында хәрәкәт чикләнде һәм махсус техника тавышы тынмады.

Добавить в предпочтительные источники Google

“Автодор” җәмгыятенең күләмле грейдеры юл өстендәге карны чистартты. Аның янында ике төягеч карны йөк машиналарына төяп торды, аннары аны шәһәр читенә чыгардылар. Бу вакытта Ленин һәм Түбәнкүлнең Фестиваль урамнарында кар чыгару белән ШЭ Нафыйков подряд оешмасы шөгыльләнде. Якшәмбе көнне Островский урамын кардан арчырга “Комтехсервис” җәмгыяте техникасы чыкты. “Автодор” җәмгыяте Чехов урамында эшен дәвам итте.
— Шәһәр урамнарыннан карны өлешләп чыгарабыз, – дип аңлатты шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – Пугачев урамында юл нык тараю сәбәпле, эшне шуннан башладык. Чехов урамында да шул ук хәл. Тимер юл аръягында беренче чиратта карны яз көне су баскан урамнардан чыгарабыз. Арытабан Луначарский, Комаров урамнарын һәм Ленин проспектын тәртипкә китерү күздә тотыла.
Бу көннәрдә Туймазыда кимендә 15 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. Тоташ алганда, шәһәрдә кар чистарту белән дүрт подряд оешмасы шөгыльләнә. Аларның һәркайсына аерым биләмә беркетелгән, бу көрт-сырынтылар белән берьюлы шәһәр читендә дә, үзәктә дә көрәшү мөмкинлеге бирә.
Дистәдән артык җәмәгать урынын: үзәк мәйданны, Батырлар һәм Ветераннар сукмакларын, балалар мәйданчыкларын кар тозагыннан чистарту бурычы да аларга йөкләтелгән. Ниһаять, таләп ителсә, алар шәһәр урамнарына җәяүлеләр сукмакларын, автобус тукталышларын чистарту өчен дистәләгән урам җыештыручыны чыгара.
— Аларның эш сыйфатын ватсап аша күздә тотабыз – башкарылган эшләре турында алар “Шәһәр юллары” төркемендә хисап тота, – ди шәһәр хакимиятенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Әлеге вакытта урамнарда ничә машина эшләвен, аларның кайдалыгын ГЛОНАСС системасы аша күздә тотабыз. Бу подрядчыларның эшен контрольдә тоту өстенә, халык һәм югарыдагы оешмалар алдында кайда һәм кайчан кар чистарту машиналары эшләве турында хисап тоту мөмкинлеге дә бирә.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас