Әгертамакта юл түшәү белән “Юл-төзелеш компаниясе” (ДСК) җәмгыяте шөгыльләнә. Эш барышына предприятие прорабы Ринат Собханкулов җитәкчелек итә. Ул– юнәлешле югары уку йортын тәмамлаган һөнәр остасы, тармакта 37 ел хезмәт сала.
— Шәһәр биләмәсе хакимияте гаризалары буенча башка төбәкләр исәбендә Әгертамакны да хезмәтләндерәбез, – ди Ринат Рәүф улы. – Узган елда стела янында – Восточный төбәгендәге юлның бер өлешен, Нөркәй авылында – ике, Төмәнәктә бер урамны төзекләндердек. Быел республика бюджеты исәбенә Әгертамакта Пригородная һәм Красногорская урамнарында юл күтәртәбез (кимендә 900 метр). Аннары Татар-Олкан авыл советында юл салачакбыз.
Пригородная һәм Красногорская урамнарында юлны катгый технологиягә ярашлы башкарабыз: башта, су үткәрү каналлары ярып һәм су агызу торбалары салып, юлның нигезен түшибез. Икенче катлам – балчык, аннары – ком-чуерташ катнашмасы, алардан соң вак таш салабыз. Һәр катламны каток белән тыгызлыйбыз.
Мин юл түшәүнең тоташ технология эшчәнлеген тасвирладым. Әмма еш кына заказчыларның акчасы бер-ике елга булса да түзәрлек итеп юлга ком-таш катнашмасы салуга һәм аны таптап тыгызлауга гына җитә. Моны аңлау һәм, юл берничә елдан соң җимерелгән хәлдә, юл эшчеләрен гаепләмәү зарур. Ком-таш юл ышанычлы түгел һәм көйсез. Аны ел саен ремонтларга яисә шундук технология буенча эшләргә мөмкин. Шул чагында түшәмә 10-15 ел дәвамында ремонт таләп итмәячәк.
Ислам Егоров җитәкчелек иткән предприятиедә тәҗ-рибәле белгечләр хезмәт сала: автогрейдерчы Гомәр Хәйретдинов, каток шоферы Альфред Ишназаров, үзбушаткыч шоферы Рөстәм Тимергалиев, экскаваторчы Филүс Хәсәнов бу. Алар барысы да Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән, «ДСК» җәмгыятенә эшкә урнашкан һәм туймазылылар иминлеге хакына намуслы хезмәт сала. Бригада эшчәннәренең берәрсе авырып китсә, үзем дә еш кына техника руле артына утырам. Бездә бу гадәти хәл, диде прораб.