-6 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
9 мая - День Победы
9 Октябрь , 14:20

Туймазы районында Тукай су алу җайланмасы җентекле ремонтлана

Өч ел элек “Туймазы хәбәрләре” гәзите Серафимовка авылында су тәэминаты мәсьәләсенең ничек хәл ителүе турында язып чыкты. Исегездә булса, ул магистраль һәм урам суүткәргеч челтәренең нык тузуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Бу  авылны  су  белән  тәэмин  итүче  “Водоканал  Серафимовка  авылы”  җәмгыяте  җитәкчесе  Айдар  Латыйпов  су  тәэминатын  яхшырту  өчен  нинди  эшләр  башкарылуы  турында  бәян  итте. 

—  Быел  Тукай  су  алу  җайланмасы  объектларында  җентекле  ремонтны  төгәлләү  күздә  тотыла,  Серафимовка  һәм  Кандрага  су    шуннан  килә,  –  дип  хәбәр  итте  Айдар  Дамир  улы.  –  Бу  эш  2018  елда  башланды.  Шушы  дәвердә  су  алу  скважинасыннан  II-баскыч  насос  станциясенә  кадәр  (0,96  км),  II-баскыч  насос  станциясеннән    Серафимовка  авылы  III-баскыч  насос  станциясенә  кадәр  (8,93  км)  магистраль  су  торбасы  участоклары,  II-баскыч  насос  станциясе  технология  торбаүткәргече  алыштырылды.

Быел  Тукай  су  алу  җайланмасында  магистраль  су  торбасыннан  авылларга  киткән  биш  километрлап  челтәр  яңартылды. 

Әлеге  вакытта  насос  агрегатлары    эшен  тәэмин  итүче  җиһазлар  һәм  Тукай  су  алу  җайланмасындагы  энергия  тәэминаты  объектлары  алыштырыла.  Бу  эшне  муниципаль  контракт  кысаларында  Уфаның  “Строитель”  предприятиесе  башкара.  Эшләр  “Башнефть”  компаниясенең  Максатлы  программалар  фонды  исәбенә  үтәлә. 

Безнең  предприятие  өлешенә  килгәндә  –  2019-2023  елларда  республика  бюджетыннан  һәм  үз  исәбебезгә  финансланган  җентекле  ремонт    буенча  сәнәгать  программасы  кысаларында  Серафимовкада  квартал  эчендә  6,74  километр  озынлыктагы  су  үткәрү  челтәрләрен  алыштырдык. 

Быел  20нче  кварталда  3,  4;  21нче  кварталда  2,  9,  15;  22нче  кварталда  4,  5,  7,  10,  11,  15нче  күпфатирлы  йортларга  кергән  урында  челтәрләрне  алыштырабыз.

Гомумән  башкарылган  эш  су  үткәрү  челтәрендәге  аварияләр  санын  шактый  киметү  мөмкинлеге  бирде.  Әгәр  2021  елда  су  трассасында  31  тишелү  очрагы  булса,  2023  елда  алар  24,  быел  исә  10  гына.  Ел  ахырына  кадәр  бу  күрсәткечләр  үзгәрмәс  дип  ышанабыз.

Әйтергә  кирәк,  безнең  катнашлыкта  Тукай  су  алу җайланмасында  су  асты  байлыкларына  гидрогеология  тикшерүе  үткәрелде.  Ачыклануынча,  тәүлегенә  5,9  мең  кубометр  кулланылган  очракта,  эчәргә  яраклы  су  киләсе  25  елга  җитәчәк.  Димәк,  җентекле  ремонтка  салынган  саллы  акча  үзен  аклый.

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас: