-6 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
9 мая - День Победы
9 Октябрь , 14:28

Туймазы районы Япрык авылында икенче тапкыр Боламык бәйрәме үтте

Боламык бәйрәмен Япрык авылы халкы кайчандыр клуб урнашкан урында үткәрә. Торак үзәгендә яңа мәдәният оешмасы юк. Әмма япрыклылар рухи тормышка нокта куймый: ата-бабаларының гореф-гадәтләрен һәм иҗатын сакларга, аларны яшьләргә тапшырырга тырыша.

Илчембәт  авылы  мәдәният  йорты  хезмәткәрләре  оештырган  бренд  бәйрәме  нәкъ  шушы  максатны  күздә  тотты  һәм  Илчембәт,  Япрык  авылы  халкын  җыйды.

Бәйрәм  акланын  Илчембәт  авылында  яшәүче  Тамара  Фарваеваның  кайчандыр  дәү  әбисе  чиккән  чаршау,  урындагы  кул  эшләре  остасы  85  яшьлек  Мәгъвия  Шәмсетдинованың  чигүле  мендәрләре  һәм  картиналары  бизәде.  Бәйрәм  барышында  җыр-моң  өзелмәде,  авыл  халкы  Ринат  Гыйззәтуллинның  баяны  һәм  Дамир  Хәйбрахмановның  курай  моңына  кушылып  җырлады,  биеде.

Япрык  авылына   1719  елда  нигез  салынган.  Ул  заманнарда  бирегә  елан  ыруы  башкортлары,  соңрак    типтәрләр  килеп  урнашкан.  Дус-тату  яшәгәннәр,  җирләрен  басып  алырга  теләгән  дошманга  каршы  бергәләп  чыкканнар.  Бөек  Ватан  сугышы  елларында  да,  хәзер  СВО  чорында  да  шулай.

Радий Хәбиров, Башкортстан башлыгы: Без ел саен туган телләр көннәрен, милли костюм бәйрәмен үткәрәбез. Болар барысы да – мәдәният үсешенең мөһим өлеше, аны игътабардан читтә калдырырга ярамый”.

Урындагы  шагыйрә,  Илчембәт  авылында  яшәүче  85  яшьлек  Тамара  Фарваева  сугыштан  соңгы  авыр  елларда  күпләрне  ачлыктан  саклап  калган  арыш  икмәгенә  багышланган  шигырен  укыды.  Сугыш  баласы  буларак,  ул  ачлык  елларында  гади  икмәк  катыеның  никадәр  тәмле  булуын  яхшы  белә. 

Көн  төшкә  авышкач  балалар  һәм  өлкәннәр  тәлинкәләрен  күтәреп,  бәйрәмнең  төп  ризыгы  –  боламык  әзерләнгән  урынга  юнәлде.  Боламык  –  төелгән  бәрәңге  белән  арыш  оны  катнашмасы  ул.  Арыш  икмәге  кебек,  сугыш  чорында  һәм  сугыштан  соңгы  елларда  байтак  кешене  ачлыктан  коткарган.  Бәйрәмдә  аңа,  әлбәттә,  ак  майны  мул  кушканнар  иде.  Фәния  Шәрәпова  аны узган  елда  махсус  шуның  өчен  акланда  урындагы  осталар  –  Әсгать  Мирсәяпов  һәм  агалы-энеле  Сәлимшиннар  салган  мичтә  пешергән.

Бәйрәмне  итле  ризыктан  башка  күз  алдына  китерә  алмаучылар  урындагы  хуҗабикә  Рәҗәббия  Кәримова  әзерләгән  пылау  белән  сыйланды.

— Бу  бәйрәмне  икенче  ел  үткәрәбез.  Күрүебезчә,  авыл  халкы  аны  көтеп  ала,  –  диде  Гөлфия  Хаматшина.  –  Димәк,  эшне  дәвам  итәчәкбез.  Өстәвенә,  безгә  бу  уңайдан  авыл  советы  да  ярдәм  итә. 

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас: