Нәвәлия һәм Филүс Кәлимуллиннар быел бергә яшәүләренә 50 ел тулуын билгеләгән. Алар Удмуртия Республикасының Сарапул шәһәрендә 38 ел гомер кичергән. 12 ел элек Нәвәлия Сәмигулла кызының туган ягы – Чапаев авылына кайтканнар. Биредә аның әнисе (киләсе елда аңа 100 яшь тула) һәм ике кыз туганы яши. Искерәк кенә йорт сатып алганнар, аны тәртипкә китергәннәр, ихата курасын оҗмах бакчасына әверелдергәннәр. Аларның бакчасында безнең төбәккә хас булмаган артыш, кәстәнә, ала миләүшәләр дә үзләрен яхшы хис итә.
Өйләреннән беркайчан да кеше өзелми – өч баласы, биш оныгы, күпсанлы туганнары. Хуҗабикә кадерләп саклаган борынгы көнкүреш әйберләре белән һәрвакыт кызыксыналар: Нәвәлия Сәмигулла кызы ата-бабаларының тарихына һәм мәдәниятенә ихтирам белән карый, үзенең әти-әнисе кулланган борынгы көнкүреш кирәк-яракларын күз карасыдай саклый. Бүлмәләренең берсендә музей оештырган хәтта.
Бу хакта белеп калып, авыл халкы аңа борынгы ядкәрләр китерә башлаган. Хәзер монда үтүкләр, агач иләк һәм көянтәләр, керосин лампалары, кер юу такталары, кер кыскычлары, агач савыт-саба тәкъдим ителгән. Урындагы тимерче койган тимер ядкәрләр – кайчы, кисәү агачы бар. Хуҗабикәнең аерым горурлыгы – Чапаев авылының оста хатын-кызлары чиккән сөлге, япма һәм пәрдәләр. Алар барысы да мул итеп бизәлгән. Кайберләренә 80 елдан артык булса да, яхшы сакланган. Сугышка кадәрге борынгы әйберләр белән беррәттән совет чорындагыларын да күрергә мөмкин: “Смена” фотоаппараты, стена сәгатьләре, телефон аппаратлары, тегү машинасы, музыка уйнаткыч.
Бүлмәнең бер стенасын нәсел агачы – тоташ авылның шәҗәрәсе били. Музей хуҗабикәсенең әнисе Илгизә Габдрәкыйп кызы күптән аны төзергә хыялланган. Нәвәлия Сәмигулла кызы бу шне башкарып чыккан.
Бөтен гаиләсе белән “Үлемсез полк” чарасын оештыра ул. Бөек Ватан сугышында катнашкан барлык чапаевлыларның да фамилияләре моның өчен махсус булдырылган тактада язылган.
Йорт музее турындагы яңалык тирә-якка тиз таралган. Урындагы мәктәп укучыларын бирегә экскурсиягә алып килә башлаганнар – Нәвәлия Сәмигулла кызы бик теләп экскурсовод ролен үти.
— Бу бүлмә миңа бик ошый. Монда керсәм, үткәннәргә кайткан кебек булам, – ди музей хуҗабикәсе. – Әйберләрне кулыма алам да, бу тар муенлы чүлмәктән су агызып юынганымны, бу тимер тагаракта әниемнең кер юганын хәтеремә төшерәм. Үткәннәр белән элемтә – бик әһәмиятле, аеруча яшь буын өчен. Яшьләр үзенең тамырларын, тарихын мотлак белергә тиеш. Чөнки аннан башка бүгенгене һәм киләчәкне төзү мөмкин түгел.