Туймазыда чара бер көн алдан башланды, җомга көнне шәһәр паркында хакимият вәкилләре, яшь армиячеләр, эзтабарлар, СВО яугирләре, төбәк сугышлары ветераннары, мәдәният хезмәткәрләре юкә аллеясы утыртты.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Башкортстанның сәнәгать, энегетика һәм инновацияләр министры урынбасары Олег Тищенко мөрәҗәгать итте.
- Илебез иксез-чиксез киң һәм искиткеч гүзәл табигатьле, - диде ул. – Бүген биредә туган җиребезне тагын да яхшырак итәргә теләүче төрле яшьтәге кешеләр җыелуына мин бик шат. Тумышым белән мин күрше Бакалы районыннан, Туймазыда да бик еш булам. Чын күңелдән шуны әйтәсем килә, соңгы вакытта шәһәр яхшы якка үзгәрде.
Чарада катнашучылар дәртләнеп агач утыртырга кереште. Бурычны Море, Добрый, Буба һәм Рузай кушаматлы яугирләр беренчеләрдән булып башкарып чыкты.
- Бу агачлар балаларыбыз һәм оныкларыбызны сөендереп үссен, - диде яугирләр. – Җиңүгә һәм бәхетле киләчәккә ныклы ышаныч белән утыртабыз!
“Яшел Башкортстан” чарасы барышында Туймазыда 100 төп күләмле юкә утыртылган: 20 агачны Чулпан төбәгендә яшәүчеләр утырткан, 10сы – Тельман урамын бизәгән, 5 төп юкәне 6нчы мәктәп биләмәсен яшелләндерү өчен сорап алганнар. Калганнарын Чапаев урамында “Магнит” кибете янына утыртканнар. Анда шәһәр халкы өчен хозур юкәлек хасил итү күзаллана.
Шул уңайдан, төбәк сугышлары ветераннарының “Серпантин” җәмәгать оешмасы рәисе Василий Биккинин элекке десантчы, хәзер исә “Төньяк” идарәче компаниясе җитәкчесе Илнур Гәрәевка Маргелов медален тапшырды. Бүләккә ул яшь буын вәкилләре арасында чәмле хәрби-ватанга тугрылык эше алып барган өчен лаек булган.