-12 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
9 мая - День Победы
1 Октябрь , 16:56

Курчаклар табибы

Кечкенә кызчыклар гына курчаклы уйный дип уйлыйсызмы әллә? Юк. 62 яшьлек Лилия Байкова бу карашны җиңел генә инкяр итә: аның өендәге курчаклар санына теләсә кайсы бала көнләшерлек. Алар 300дән артык! Иң озыны – бер метр-лы булса, иң кечкенәсе – 5 сантиметрлы.

Курчаклар белән туймазылы 13 ел элек булган бер очрактан соң мавыга башлаган.
— Урамнан барганда, күлдәвектә яткан йомшак уенчык – кечкенә филгә тап булдым, – дип сөйли Лилия Гаделҗан кызы. – Аны өйгә алып кайттым, юдым... Аннары оныгым өйгә ертык бәйләм курчак күтәреп кайтты: “Нәнәй, син коткараласың ич аны?” –  диде. Коткардым. Шуннан башланды да инде.
Тора-бара пенсионер ханымның фатирында уенчыклар саны көннән-көн арта. Имгәнгән курчакларны я туганнары, я  хезмәттәшләре (пенсиягә чыкканчы ул 40 ел бетон ташучы машиналар җиһазлау заводында хезмәт салган – ред.) күтәреп килә. Шушы көннәрдә туганнан туганы – балалар бакчасы тәрбиячесе бер капчык совет чоры уенчыклары китергән. Сарай җыештырганнар, алар исә анда – бер кочак, ди.
Кагыйдә буларак, курчак-лар оста йортына “шәрә” килеп эләгә. Чираттагы табышны юып, ямаштырганнан соң, ханым алар өчен үзенчәлекле киемнәр (эчке, аяк, баш киемнәрен дә кертеп), бәйли, тегә.
— 13 ел дәвамында кара чыгарырга да, чәчләр тегәргә дә өйрәндем. Курчакларны коткочкыч кыяфәттә ташлыйлар! Мин исә аларга икенче гомер бүләк итәм. Караларны “Базирон” геле ярдәмендә чыгарам. Чәчләрне махсуслашкан кибетләрдән сатып алам. Тергезерлек булмаган уенчыклардан калган байтак өлешләр җыелды өемдә. Шуңа күрә мине курчак табибы диләр, – ди Лилия Гаделҗан кызы.
Тәрбияләнүчеләрен күрсәт-кәндә туймазылы яшәреп киткәндәй була. 12 яшькә кадәр курчаклы уйнадым, ди. Әнисе: "Зур кыз ич син, курчаклы уйныйсың", – дип үртәгән. Әтисе исә, киресенчә, бердәнбер кызын иркәләгән һәм чираттагы зур зәңгәр күзле чибәркәйне сатып алу өчен һәрвакыт акча биргән.
Ул бар яклап та әтисе  кызы. Куллары алтын булуы да әтисеннән. Ишле  гаилә башлыгы оста булган: мич тә салган, теләсә кайсы техникага җан өргән.
Гаиләсе Лилия Гаделҗан кызын һәрвакыт хуплаган. Ире тормыш иптәшенең сәләте белән горурланган, ул бакыйлыкка күчкәч исә, курчаклар хуҗабикәләренә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм иткән.
Көч һәм рух күтәренкелеген сакларга аңа башка мавыгулары да ярдәм итә: алмаз мозаикасы төрендә картиналар иҗат итә, иске футболкалардан келәмнәр бәйли, кәнфит кәгазьләреннән декоратив кәрзиннәр үрә, СВО яугирләре өчен күннән бетү-саклагычлар ясый, алар эченә догалар сала.
— Без булдыралмастай эш юк. Эш яшьтә түгел. Ә укырга һәм ярдәм итәргә беркайчан да соң булмауда – мин нәкъ шулай эшлим дә, – дип уртаклаша үзенең тормыш өндәмәсе белән оста ханым. 
Аның хыялы бар – махсус пластиктан ясалган курчакка ия булу – андый курчаклар белән балалар СССР заманнарында уйнаган. Курчак табибының теләген тормышка ашыручы нәкъ шул тылсымчы булырсыз, бәлки?

Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас: