Туймазының спорт берлегендә Илдус Усманов шактый танылган кеше. Ул 2нче спорт мәктәбендә җиде ел полиатлон бүлекчәсе тренеры булып эшләгән, “Спартак” стадионына җитәкчелек итә. Кышкы һәм җәйге полиатлон ярышларында күптапкыр бүләкле урыннар яулаучы. Былтыр ул чаңгы-роллерлы полиатлон буенча дөнья чемпионатында җиңгән.
Илдус Мансур улы чыгышы белән Бүздәк районының Кәпәй-Коба авылыннан. Спорт белән балачактан шөгыльләнгән. Күнегергә исә әтисе белән абыйсы мәҗбүр иткән, алар бергәләп футбол уйнаган, көрәшкән, чаңгы шуган.
— Шул вакытта аларга карап, үземә максат куйдым: һәрвакыт физик яктан чәмле булырга, беркемгә дә буйсынмаска, – дип сөйли Илдус Мансур улы. – Авыл кешесе өчен бу катлаулы түгел, шуңа күрә авыл тормышы – көндәлек физкультура ул! Печән чабарга, утын әзерләргә, җир казырга, көтү көтәргә кирәк – санап та бетмәле түгел.
Шәһәрдә бу уңайдан катлаулырак. Тренажер яки спорт залыннан башка булмый. Мин үзем 30 ел сәнәгатьтә – бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводында, химмашта эшләдем. Мастер, цех начальнигы, сәнәгать директоры, баш инженер булдым. Спортны ташламадым. Мавыгуларым үзгәреп торды – гер чөю, көрәш, чаңгы. Сабан туйларында алган бәрәннәрем!
Усманов полиатлон белән 2010 елда мавыгып киткән. Йөгерү һәм көч күнегүләре минем өчен гадәти хәл – авыл егете ич, ди. Мәргән атуы исә армия елларыннан ук килә. “Разведротада хезмәт иттем. Шунда атарга өйрәндем”, – дип аңлата ул.
Үзенең мавыгуын Усманов тагын дистәләгән кешегә “йоктырган”. Аны 2нче спорт мәктәбенә тренер итеп алганнар. 54 яшендә тренер-укытучы белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга кергән. Быел югары категориягә ия булган. Бүген аның тәрбияләнүчеләре арасында спорт мастерлыгына өч кандидат һәм ике беренче разрядчы бар.
— Спорт – халәт кенә түгел, ихтыяр көчен, рухыңны ныгыту-чыныктыру да. Берничә ел элек сәламәтлегемә бәйле мәшәкать тугач, мине нәкъ спорт тулы канлы тормышка кайтарды. Ул вакытта баш миенә ике операция үткәрдем. Хастаханәдә ятканда мотлак тереләчәкмен һәм дөнья чемпионы булачакмын, дип карар иттем, – дип искә ала Усманов.
Янымда гаиләм булуы нык ярдәм итте – бу хатыным Гөлназ, ике кызым. Берсенә – 14, икенчесенә 7 яшь хәзер.
Спорт белән шөгыльләнү картаюга юл куймый. 62 яшемдә икенче сыйныфта укыган кызымны мәктәпкә озатам. Кулымда аның җылы учын тоеп, бәхеттән тынып калам. Менә шул мизгелләрне кичерү өчен кирәк ул сәламәт һәм көчле булу, спорт казанышлары өчен түгел. Моннан тыш, минем өчен кешеләргә файда китерүем мөһим. Киләчәккә планнар зурдан, ирешелгәндә генә туктарга җыенмыйм.