— Мин балачактан биредә эшләячәгемне белдем, – ди ул. – Бу заводта пенсиягә чыкканчы әнием кранчы, әти токарь булып эшләде. Өч абзыем станокларда хезмәт салды. Бертуган апам менеджмент бүлегендә эшләде. Шуңа күрә завод бәләкәйдән үк минем өчен якын, кадерле иде.
Дөрес, мин “Электр энергетикасы һәм электр техникасы” белгечлеге буенча укыдым, тик башка юнәлеш буенча эшлим. Әмма теләк булса, барысына да өйрәнергә була. Өстәвенә, остазларым да яхшы булды биредә. Мин шундук инженер-конструктор булып китмәдем. Башта механикалаштыру һәм автоматлаштыру бүлегендә эшләдем,
соңрак төяп озату бюросына баш конструктор бүлегенә эләктем. Аннары гына конструкторлау бүлегенә күчтем.
Яшьләр сәнәгатькә барырга атлыгып тормый, дигән фикер белән килешеп бетми Шаһвәлиева. Аларның бүлегендәге эшчәннәрнең күбесе – яшьләр. Сәгать саен диярлек үзгәреп торган катлаулы мәсьәлә-бурычларны алардан кала тагын кем хәл итәлә?
— Кайвакыт берьюлы берничә проект өстендә эшлибез. Монда иң мөһиме – буталмаска, ялгышмаска, – дип дәвам итә ул. – Безнең эшләнмәләр бер-берсеннән аерыла: бүген берничә дистә метр озынлыктагы колонна сызымын әзерлибез, иртәгә бу җылы алмаштыргыч булала. Үз эшемне һәрвакыт хәрәкәттә булырга, төрле бурычлар чишәргә мәҗбүр иткәне өчен яратам – гел яңалыкка өйрәнәсең.
Яшь белгечне сөендергән тагын бер мөһим ягы бар. Чәмле, эш өчен янып торган завод эшчәннәренә даими рәвештә спорт һәм иҗат чараларында катнашырга тәкъдим итәләр. Яшьләргә заводта кызык!
— Шатлыкта да, кайгы килгәндә дә һәрвакыт матди ярдәмгә исәп тотарга була, – диде ул. – Туймы ул, юбилеймы яки җеназамы – мөһим түгел. Завод җитәкчеләре кешелекле мөнәсәбәттә. Хәтта сабыйларыбызны да онытмыйлар. Алар өчен Балаларны яклау көнендә, Беренче сентябрьдә, Яңа елда бәйрәмнәр оештырыла. Бу бик күңелле!