-2 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
9 мая - День Победы
27 Сентябрь , 16:12

Туймазыда ветеран-төзүче авыл халкының яраткан чишмәсен төзекләндергән

Җырлы чишмә Атнагул һәм Түбән Сәрдек авыллары арасында урнашкан. Челтерәп акканга күрә, шундый атамага ия булган ул. Атнагулдан чыккан шагыйрь Тимерҗан Идрисов туган як турындагы әсәрендә шушы чишмәне телгә алган.

Авыл  халкы  бирегә  су  алырга  күп  йөри,  әмма  кыш  көне  юл  өзелгәндә  килү  җиңел  түгел.  Шуңа  күрә  Атнагулда  яшәүче  Закирҗан  Шәрхемуллин  аны  төзекләндерергә  карар  иткән.
Карар  кабул  итү  –  бер,  җиңелдән  булмаган  ниятне  тормышка  ашыру  –  бөтенләй  башка  нәрсә.  Моның  өчен  Закирҗан  Мансур  улына  күп  метрлы  торба  (сертификацияләнгән,  эчәр  су  өчен  яраклы)  сатып  алырга  һәм  аны  кулдан  казылган  озын  траншеяга  салырга  туры  килгән. Аңа  бу  уңайдан  туганы,  отставкадагы  полиция  полковнигы  Илдар  Миңнеәхмәтов  ярдәм  иткән.  Суның  җир  өстенә  бәреп  чыккан  урынында  су  җыю  җайланмасы,  уңайлы  күшек  урнаштырылган.  Арытабан  су  чыганагына  керү-чыгу  юлын  төзекләндергәннәр.  Моның  өчен  ветеран  байтак  күләмдә  вак  таш  кайтарткан,  аны  кулдан  тараткан  һәм  тигезләгән.  Тормыш  иптәше  Фәния  Шәрхемуллина  эш  дәвамында  ярдәм  иткән.  Су  агымы  астына  металл  касәне  чәмле  затларның  берсе  Рәзим  Хисмәтуллин  кайтарган.
— Гомерем  буе  заводлар,  йортлар  төзедем,  төзелеш  бригадалары  эшен  оештырдым,  –  ди  69  яшьлек  авыл  кешесе.  –  Әмма  шул  ук  вакытта  үз  кулларым  белән  дә  байтак  эш  башкардым.  Хаклы  ялга  чыккач  та  төзелештә  хезмәт  салдым.  Хәзер  дә  юк-юкта  элекке  хезмәттәшләрем  үтенече  буенча  объектлар  төзелешенә  кушылам.  
Куллар  корал  белән  эшләүне  онытмый.  Шуңа  күрә  чишмәне  кинәнеп  төзекләндердем.  Сарыф  ителгән  акчам  да,  вакытым  да  кызганыч  түгел.  Кеше  матди  якны  кайгырту  белән  генә  яшәргә  тиеш  түгел.  Рухи  ягы  да,  шул  исәптән  әйләнә-тирәңдәгеләргә  ярдәм  итү  дә  мөһим.  Шул  чагында  тормышның  мәгънәсе  булачак.

«Атайсал» проекты тәкъдиме белән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2019 елның ноябрендә үзенең туган җире – Ишембай районының Сәйрән авылына эш сәфәре вакытында чыгыш ясады. Проект 2021 елда башланды. Аны тормышка ашыру дәверендә анда кимендә 5,5 мең кеше катнашкан, 26 меңнән артык проект төгәлләнгән. Шул исәптән 470 һәйкәл һәм обелиск ремонтланган, 100дән артык балалар һәм спорт мәйданчыклары төзелгән, 577 чишмә төзекләндерелгән, 461 мәчет, 80 чиркәү һәм гыйбадәтханә төзелгән, ремонтланган һәм төзекләндерелгән, 312 юл ремонтланган.
Радий Хәбиров, Башкортстан башлыгы: Һәр кешенең дөньяга аваз салган, тәүге адымнарын ясаган, тормышта мөһим сүзләрен әйткән йөрәгенә якын урыннары була. Бу – кече ватан. Һәм аңа бәйле җылы хисләр гомер буе күңелдә уелып кала, җанны җылыта, яшәргә көч бирә.
Автор:Гаухар Фазуллина
Читайте нас: