+14 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
9 мая - День Победы
14 Июнь 2022, 14:50

Хаги-Ваги, Киси-Миси иҗат итүче Эльвира Кашапова

Бер карауда җәлеп итүче, беренче очрашуда ук истә калучы кешеләр була. Шундыйларның берсе – туймазылы Эльвира Кашапова. Аны шәһәрдә дә, районда да чәмле җәмәгатьче, хайваннарны яклаучы, мехенди мастеры һәм талантлы кул эшләре остасы буларак беләләр.

Кашапованың кул эшләренә маһирлыгы мәктәп елларында ук башлана. Ул сәйләннән эшләнмәләр үрә, шарфлар бәйли, сурәт төшерә... Дек-рет ялында утырганда йорт иясе-бетүләр әзерләү белән мавыга. Бу эшкә җитди карый – аларның тарихын өйрәнә, тәҗрибә ясап карый, яңа образлар эзли һәм тора-бара билгеле бер стильгә ирешә.

— Курчакларым белән ярминкәләргә, күргәзмәләргә чыга башладым һәм, акрынлап, шәһәрдә йорт ияләренең “әнисе” буларак танылдым, – ди ул. – Бүген бу уенчыксызларсыз тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Бу минем мавыгу, күңел халәте.

Буш вакыты пәйда булу белән Эльвира тегү машинасы янына ашыга. Үзенең эш почмагына барып утыра, һәм аның өчен бөтен дөнья үзгәрә.

— Хыял чынбарлыкка әверелә торган әкият иленә килеп эләккәндәй хис итәм үземне, – дип дәвам итә оста куллы ханым. – Курчак теккәндә күңелем ял итә, илһамланам. Шуңа дә байтак кеше, кулына минем курчак-ларны алып, үзен бәхетле хис итәдер.

Кашапова тәҗрибәсен һәм уңай хис-кичерешләрен әйләнә-тирәдәгеләргә ур-таклаша. Мәктәпләр һәм мәдәният оешмаларында эшләнмәләр әзерләү буенча хәйрия осталык дәресләре үткәрә, шәһәр һәм район чараларында катнаша. Күптән түгел Туймазы музеенда аның эшләреннән күргәзмә узган.

Йорт ияләреннән тыш аның кулы изге күңелле Убырлы карчыклар, мәрәкә хайваннар тудыра. Күптән түгел оста ханым җансурәт монстрик-лары һәм Хаги Вагилар тегә башлаган, аларны балалар бик ярата.

Эльвирага гаиләсе һәрвакыт ярдәмгә килә. Алар бергәләп күргәзмәләргә йөри, яңа осталар белән таныша, төрле шәһәрләрдә музейларда була. Күптән түгел Кашапова Татарстаннан кайткан, анда “Алтын куллар” иҗат берләшмәсеннән цех буенча хезмәттәшләре белән бергә төбәкара “Бугульма ремесленная” халык кәсебе фестивалендә катнашкан.

— Мин бәхетле кеше, чөнки шөгылем – ул минем һөнәрем, – ди ул. – Үзеңә генә түгел, башкаларга да канәгатьлек китергән эш белән шөгыльләнү – хатын-кыз бәхетенең бер өлеше шул түгелмени?

Эльвираның эшләре хәзер Русиянең төрле шәһәрләрендә генә түгел, бөтен дөнья буйлап таралган. Алар арасында бертөслеләре яисә охшашлары юк, һәркайсының үзенә генә хас холкы һәм тарихы бар.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: