+26 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар

Туймазы районы Нөркәй авылында яшәүче гаилә үзенчәлекле савыр үрчетә

Ирле хатынлы Регина Гаетова белән Айрат Әхмәтов ике еллап элек кенә бакчачылык белән мавыгып киткән, әмма бу өлкәдә шактый уңышка ирешкән. Алар безнең як климатына яраклаштырылган савыр (туя) үрчетә һәм аны төбәк ярминкәләрендә сата

Ике ел элек Нөркәйдә йорт сатып алдык, аның элекке хуҗалары сатуга савыр агачы үстергән булган, - ди Регина белән Айрат. - Ягъни торак белән бергә кечкенә кәсепкә дә ия булдык. - Савыр – ылыслы үсемлек. Ул йөз елдан артык яши һәм ел буе яшеллеген-купшылыгын җуймый. Бу үсемлекне асылда яшел киртә сыйфатында үстерәләр. Кошларны ияләштерү өчен яхшы мохит булганга күрә дә ярата аны бакчачылар.
Бу үсемлек талымсыз, әмма дөрес тәрбия таләп итә. Агачлар эссе җәйге көннәрдә корымасын өчен тамчылап сугару системасы җиһазладык. Нәтиҗәдә су һәр төпкә сибелә.
Бакчада эшли башлавыбызның тәүге елында ук ассортименты киңәйтергә карар ителде: орлыклар сатып алып, аларны кассеталарга чәчтек. Алар дәррәү шытып чыкты, әмма орлыктан чыккан шытым биш елдан соң гына сыйфатлы агачка әвереләчәк: бер елда савыр 10-15 сантимерга күтәрелә. Үсемлекләрне сабактан алындырырга өйрәндек. Бу очракта корычтай сабырлык таләп ителә, чөнки үсемлекне бу рәвешле үрчетү дә байтак вакытны ала.
Бу үсемлекләрдән кала, артык, кәстәнә, декоратив тал, нарат һәм зәңгәрсу чыршы үстерәбез.
Бакчачылык – озайлы эш, әмма үсемлекнең алынып китүен, үсүен күзәтү җанга рәхәт.
Бу юнәлешне арытабан үстерергә исәплибез, төп эштән буш вакытыбызны шуңа багышлыйбыз. Моның белән, беренче чиратта, ирем шөгыльләнә Мин хәзер декрет ялында, сабый белән артык күп эшләп булмый. Әмма реклама һәм сатып алучылар эзләү - минем өстә.

Лилия Калантарян фотосы.

Автор:Айгуль Ахметьянова
Читайте нас: