+29 °С
Ясна
Бөтә яңылыҡтар
Разное
7 Ноябрь 2019, 16:46

Тәбикмәкләре – телеңне йотарлык

Әбием Рәмзия Мирсалихҗан кызы Урманова Чулпанда яши

Әбием Рәмзия Мирсалихҗан кызы Урманова Чулпанда яши. Спортның аерым бер төре белән генә шөгыльләнми ул, гомумән, сәламәт тормыш рәвешенә мөкиббән. Безне, оныкларын да спортка җәлеп итә. Җәй көне сөекле әбекәебез безнең белән “сәпид”тә җилдерә, кыш көне бергәләп тимераякта шуабыз. Ял көннәрендә бассейнда йөзәбез.
Әбиебезнең хуҗалыгы да ишле: тавык, күркә, үрдәк һәм бозавы бар. Бу кадәр кош-корт, терлекне карап бетерү өчен әбиебезгә көне буе аяк өсте булырга туры килә.
Олы яшьтә булуына карамастан, Рәмзия әбиебез барысына да өлгерә – хуҗалыкта да җитешә, оныкларына да вакыт таба. Аның тәбикмәкләре исә телеңне йотарлык. Әбекәебезне барыбыз да яратабыз. Ул безнең иң кадерле кешебез.
Оныгы Алиса.
Читайте нас: