-3 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Разное
7 Ноябрь 2019, 16:47

Мондый картинәй дөньяда берәү!

72 яшьлек картинәебез Сәлимә Хафиз кызы Әхмәтҗанова Бишкурай авылында яши

72 яшьлек картинәебез Сәлимә Хафиз кызы Әхмәтҗанова Бишкурай авылында яши. Хезмәт сөючән, тырыш әбекәебез ул безнең. Картинәебез хезмәт юлын Бишкурай авылы мәдәният йортында мөдир вазифасында башлаган. Соңыннан мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән.
Картәтибез Айрат Хәниф улы белән алар зур йорт салган, өч бала – бер ул һәм ике кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер аларның алты оныгы бар. Җәйге каникулда без аларга кунакка кайтабыз, хуҗалыкта ярдәм итәбез. Хуҗалыклары исә колач җитмәле түгел: сыерлар, үгезләр, сарыклар, төрле-төрле кош-корт, умарталары бар.
Картинәебезнең ишегалдындагы гөлчәчәкләрен күрсәгез иде сез! Ул үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт таба. Искиткеч моңлы тавыш иясе дә ул. Бер генә чара да аның катнашлыганнан башка үтми. Күптән түгел Мостай Кәримнең “Кыз урлау” әсәре буенча куелган өзектә уйнады.
Әбиебез җырлый, тегә, безгә җылы оекбашлар бәйли, тәмле бәлешләр һәм тәбикмәкләр пешерә, авылны төзекләндерүдә чәмле катнаша. Безнең өчен ул дөньяда иң яхшы картинәй.
Сабир Бәдретдинов.
Читайте нас: