+9 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Разное
7 Ноябрь 2019, 16:44

Ирекле ярдәмче, пешекче, җырчы

Әбиебез Мәүлидә Мирзахан кызы Фәрхетдинова – игелекле, мөлаем, ягымлы

Әбиебез Мәүлидә Мирзахан кызы Фәрхетдинова – игелекле, мөлаем, ягымлы. Аның ике ир һәм ике кыз туганы бар. Бәйрәм саен алар сый-нигъмәттән сыгылып торган табын артына җыела. Әбиебез нәрсә генә әзерләми: өреле шулпа, төрле тәмләткечләр кушылган ризыклар, хуш исле пәрәмәчләр, өчпочмак... Ул чигә, бәйли, башваткычлар чишә, алмаз мозаика һәм өлешләр җыя. Хәтерен шулай күнектерә ул.
Әмма әбиебезнең мавыгулары бу гына түгел әле. Ул ирекле ярдәмче! “Картаямени ул йөрәк?!” оешмасы идарәсе әгъзасы буларак, пенсионерларны кул эшенә өйрәтә.
Әбиебез талантлы кеше. Ул “Чулпан” ансамблендә җырлый, “Ахирәтләр” ансамблендә бии. Бу коллективлар төрле концертлар һәм фестивальләрдә катнаша. Республиканың “Мин тормышка гашыйк” фестиваль-бәйгесендә “Ахирәтләр” дипломант һәм лауреат булды.
Кыш көне әбиебез җәяү һәм чаңгыда йөрергә ярата, җәй көне җиләк, гөмбә һәм дару үләннәре җыя. Моннан тыш, ул чәчәкләр ярата, аеруча – миләүшәләрне.
Аның дүрт оныгы бар. Ул безне мәктәптән каршы алырга, түгәрәкләргә йөртергә һәм тәмлекәчләр белән сыйларга да өлгерә.
Без әбиебезне яратабыз. Ул спортчы, артист, кул эше остасы, кулинар, кыскасы, чәмле замана әбие.
Амелия һәм Аэлита Фазлетдиновалар.
Читайте нас: