+17 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Разное
7 Ноябрь 2019, 16:40

Гаиләләп – бильярд уйнарга

“Чемпион” бильярд клубында гаилә өчен ял көне мәктәбе ачылган

“Чемпион” бильярд клубында гаилә өчен ял көне мәктәбе ачылган. Анда теләге булган һәркем түләүсез бильярд уйнарга өйрәнә ала. Беренче дәресне узган якшәмбедә клуб җитәкчесе Азат Сәетборханов үткәрде.
Ул уенчының дөрес басу нигезләрен өйрәнүдән башланды. Һөҗүмнең төгәллеге, димәк, уенның сыйфаты нәкъ шуларга бәйле. Шулай ук уенчылар шарларны бер-берсенә бәрүне шомартты, рус бильярды тарихы белән танышты.
Киләсе дәрес 10 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә булачак. Төркемнәргә язылу дәвам итә. Осталык дәресенә гаилә белән генә түгел, ялгызың да килергә була.
Эшкуар мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен клубта ял оештырырга ниятли.
8-917-75-41-233 телефоны, инстаграмдагы @klbcempion сәхифәсе буенча язылырга мөмкин.
Читайте нас: