+18 °С
Болотло
Бөтә яңылыҡтар
Разное
7 Ноябрь 2019, 16:42

Чәкчәк тә пешерә, сваркага да өйрәтә

Әбием Рузилә Рифкать кызы Муллаянова – шук һәм чәмле

Әбием Рузилә Рифкать кызы Муллаянова – шук һәм чәмле. Аңа тиздән 60 яшь тула, әмма аны пенсионер дип әйтергә тел әйләнми. Бик яшь күренә ул. Туганым белән аны нәнәй дип атыйбыз.
Әбиебез спортка мөкиббән. Бергәләп гимнастика белән шөгыльләнәбез, бассейнга йөрибез.
Ун ел элек машина йөртү таныклыгы алды һәм хәзер бар җиргә дә өлгерә. Я кунакка барабыз, я кибеткә, я урманга җиләккә.
Пенсиягә кадәр педагог булып эшләде ул, индустрия колледжы студентларын сварка нечкәлекләренә өйрәтте. Әйе-әйе, ул чып-чын сваркачы.
Әбием пешеренергә оста. Иң тәмле бәлеш һәм чәкчәк – аңарда. Мине тәбикмәк һәм манты пешерергә өйрәтә.
Аның тормыш өндәмәсе: “Бары тик алга!” Хәзер бу минем дә өндәмәм. Нәрсәдәндер курыксам яисә борчылсам, шушы тылсымлы сүзләрне хәтергә төшерәм һәм эшем уңа. Әбием бик зирәк кеше. Олы кешеләрне хөрмәт итәргә һәм аларга ярдәм итәргә кирәклеген һәрвакыт исебезгә төшерә.
Әбием минем өчен карт булмаса да, аңа ярдәм итәргә тырышам: өй җыештырам, җәй көне бергәләп түтәлләргә су сибәбез.
Һәр кеше өчен дөньяда иң кадерлесе – гаилә. Баланың әби-бабасы булса, аеруча куанычлы. Аларның фәһемле киңәшләре безгә дөрес гамәлләр кылырга ярдәм
Зарина Муллаянова.
Читайте нас: