+11 °С
Облачно
Общество
12 Мая 2021, 10:27

Май бәйрәмнәрендә 829 янгын чыккан

Башкортстанда 1-10 майда 829 янгын булган, өч кеше һәлак булган, 50 кешене коткарып калганнар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда 1-10 майда 829 янгын булган, өч кеше һәлак булган, 50 кешене коткарып калганнар.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, һәлак булучылар саны дүрт тапкырга кимегән. Моңа торак пунктлары биләмәләрендә (башлыча, авыр тормыш хәлендәге, күп балалы, мохтаҗ, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы төркемнәргә керүчеләр яшәгән урыннарда) 15 меңнән артык профилактик рейдлар үткәрү ярдәмендә ирешелгән. Майның беренче декадасында 2,5 меңгә якын янгын турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылган. Аларның гомуми саны бүгенге көнгә 331 мең берәмлектән артып киткән. Халыкка басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чаралары аша янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында хәбәр итү дә актив бара.
Ун көн эчендә республикада 13 муниципаль районда 28 урман янгыны теркәлгән. Аларның күпчелеге Учалы, Баймак һәм Белорецк районнарында булган.
1-10 майда коры үләнгә ут кабуның 301 очрагы теркәлгән. Иң күп янгын Стәрлетамак (22 очрак), Туймазы (18), Благовар (13), Чишмә (12) һәм Гафури (7) районнарында, шулай ук Күмертау (15) шәһәр округы биләмәсендә чыккан.
Октябрьский шәһәрендә янгыннар 2, 3, 4, 5, 6, 7 һәм 8 майда булган. 5 очракта чүп-чар, 3 очракта хуҗалык корылмалары һәм бакча йортлары, берсендә мунча янган. Шулай ук 29нчы микрорайондагы йортта бер фатирда янгын чыккан. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Башкортстанда һава температурасының алга таба күтәрелүе көтелә. Республикада кертелгән янгынга каршы махсус режим таләпләренә ярашлы, торак пунктларда яшәүчеләр учаклар һәм чүп-чар яндыру, ачык утта ризык әзерләү буенча тыюларны үтәргә тиеш.
Читайте нас