Британиядә иң бәхетле һөнәр ияләрен ачыклаганнар. Чәчтарашлар, косметологлар һәм чәчәкләр белән шөгыльләнүчеләр үз һөнәрен иң бәхетле һәм күңелгә ямь бирүче дип атаган. Мөгаен, бу аларның матурлык тудыруларына бәйледер.
Бүгенге заманда чәчәк кибетләрендә гөлләмәләрнең нинди генә төре юк. Мондый күптөрлелектән югалып калырга да мөмкин. Чәчәкләрне ничек сайларга, нинди букет бүләк итәргә? Шушы сорауларга җавап табу өчен бу өлкәдәге белгечкә — «Чәчәкләр склады» кибете җитәкчесе Оксана Шәфиковага мөрәҗәгать иттек.
— Оксана Георгиевна, кибеттә нинди чәчәкләр тәкъдим ителә?
— Безгә чит илләрдән күз явын алырлык күп төрле чәчәкләр китерелә. Эквадор розалары, моннан тыш хризантема, эустома, альстромерия, гипсофила, тюльпан һәм башкалар бар. Чәчәкләр патшасы — розалар Эквадордан кайтарыла, ә калганнары Голландия аукционнарыннан сатып алына. Җитештерүчеләр белән турыдан-туры хезмәттәшлек нәтиҗәсендә товарның сыйфаты югары, ә бәяләр арзан.
— Нинди чәчәкләргә ихтыяҗ аеруча зур?
— Үзенчәлекле, озак саклана торган букетларны күбрәк алалар. Төсләргә килгәндә, куе кызыл, алсу, ак төсмерләргә өстенлек бирелә. Колористика буенча карасак, кыю, тәвәккәл хатын-кызларга кызыл розалар килешәчәк. Тыйнак, оялчаннарга — сары һәм алсу төстәге гөлчәчәкләр, шат күңеллеләргә зур чагу букет ошаячак. Хуҗабикәләргә чүлмәктәге чәчәк, ә иҗади туташларга экзотик орхидея алу отышлы.
— Бездә гөлләмәне күбрәк көчле затлар бүләк итә. Ә Европада кызларның егетләргә чәчәк алуы гадәти хәл...
— Чәчәк бирү гадәте елдан-ел танылу ала. 8 мартта бер генә хатын-кызны да бәйрәм белән котламыйча калып булмый. Бу көнне ир-егетләр генә түгел, кызлар да әниләре, әбиләренә гөлләмә бүләк итә. Ә инде көчле затларга килгәндә, аларга чәчәк бәйләмен ешрак чыгарылыш кичәсенә сорыйлар. Букет көчле затның холкына туры китереп төрелә. Ул хатын-кызларныкыннан төсе, рәвеше, чәчәкнең сорты буенча аерыла.
— Язын гүзәл затларга бүләк итү өчен иң популяр чәчәк лалә (тюльпан) санала, ә сезнең кибеттә ничек?
— Бу башлыча сезонга бәйле. Хәзер сатып алучылар аерым чәчәкләргә түгел, букетларга тартыла. Чөнки һәр бәйләм сәнгать дәрәҗәсендә иҗат ителә. Бөтен фантазияне кушып, нинди генә гөлләмәләр эшләмибез! Сатып алучының гына түгел, ә булачак чәчәк иясенең дә канәгать калуы бик мөһим.
— Букет ясау алымнары турында да сөйләп үтсәгез иде.
— Бәйләмне бизәү элементлары даими яңарып тора. Букет никадәр гади һәм зәвыклы булса, шулкадәр матур санала. Соңгы араларда фоамиран кулланып, зур күләмле чәчәк композициясе (букет-гигант) ясыйбыз. Бу заманча һәм үзенчәлекле тенденция. Гадәттә, мондый букет мәхәббәт, назны чагылдыра. Хендмейд (кул эшләнмәләре) тарафдарлары үз иткән тишью кәгазен дә еш кулланабыз. Ылыслы агачлардан алынган әлеге чимал ярдәмендә нәфис, зәвыклы төргәкләр ясала. Шулай ук гадәти түгәрәк һәм тартмалы бәйләмнәр дә эшлибез.